ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Теләче муниципаль районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә гражданнарны кабул итте.

Бүген уртанчылар төркеме тәрбияче Хафизова А.Р.сөйләм үсеше шөгылендә  балалар белән Л. Леронның"Яфрак бәйрәме" шигырен укыганнан соң, йомгак коллектив эш башкардылар.

Бу эшчәнлек күңелле һәм тынычландыру буларак кына түгел, файдалы эштә санала.Бәйләргә яратучы кызлар үзләре һәм якыннары өчен уникаль әйберләр һәм аксессуарлар, шулай ук ​​балалар өчен уенчыклар ясый ала.

Баландыш авыл китапханәсендә укучылар белән «Китап кәрзиненнән яңалыклар»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Яңа китап белән очрашу - ул һәрвакыт күңелле дә, кызыклы да. Кулыңа яңа китап алу һәм аны беренче ачучы булу күңелле. Бу хис барлык уку сөючеләргә дә таныш. Хәзерге вакытта китаплар сайлап алу зур һәм һәр укучының  иң кызыклы китап уку мөмкинлеге бар. Китап бит яңа офыклар ача, яхшылыкка һәм кызгануга өйрәтә. Без яңа китапларга аерым игътибар бирәбез. Алар чишелмәгән сер кебек, аны ачасы, якыннары һәм дуслары белән уртаклашасы килә. Бүгенге чарада укучылар китаплар белән таныштылар һәм яңа китапларны укырга алдылар.

Быел ул 20 октябрьгә туры килде. Бу бәйрәм-әтиләребезгә кайгыртулары, ярдәмнәре һәм тормышыбызга бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен рәхмәт һәм мәхәббәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек

Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Нәбиуллин Фиргать Әһлулла улы истәлегенә багышланган көрәш буенча ачык шәхси турнирда катнаштылар. 36 кг авырлык категориясендә 6 нчы сыйныф укучысы Тимербаев Әмир 3 урынны яулады. Аны призлы урыны белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Икмәк-кешелекнең яшәү, сәламәтлек һәм иминлек символы, табигатьнең һәм кеше хезмәтенең иң борынгы һәм гаҗәеп продуктларының берсе. Гомеребезнең бер генә көне дә икмәксез үтми. Айдар авыл китапханәсендә оештырылган "Икмәк - тормыш, тынычлык һәм байлык билгесе" танып белү сәгате нәкъ менә икмәккә багышланган иде.

Югары Кибәхуҗа  авылы  китапханәсендә әтиләр көненә багышланган «Әтием горурлыгым», дип исемләнгән  рәсем конкурсы үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәмнең кайчан һәм кайда уздырылуы, безнең илдә ничек билгеләп үтелүе, аның әһәмияте һәм традицияләре турында сөйләде. Балалар әтиләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар һәм яраткан әтиләре өчен рәсемнәр ясадылар.

19 октябрь  көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  Пушкин картасы кысаларында «Әдәби батл» викторинасы үткәрелде. Әдәби батлда  иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышты. Чара барышында катнашучылар, яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук яраткан әсәрләре турында сөйләделәр.

Спиртлы эчемлекләрнең зыяны, алкоголизмның киң җәелүе турында күпме генә чаң каксак та, ни кызганыч, җәмгыятебез әлеге проблемадан һаман булса арына алмый. Элегә күрелгән чаралар аз, булганнары да тиешле нәтиҗәләр бирми.   Кайсыберәүләр дөнья мәшәкатьләренә чыдый алмый эчә башлый. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International