ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Борынгыларның төрле йолаларын сакларга тырышып олысы-кечесе бик тырышып хәзерләнгән иде. Әкият геройлары балаларга төрле конкурслар, табышмаклар, җыр-бию аша бәйрәмнең тагында күңеллеген күрсәттеләр. Барысы да кайнар коймак, чәй белән сыйландылар. Барлык йолаларны үтәгәч кыш белән яз шактый “тарткалашкач”, кыш җиңелергә мәҗбүр булды.

Балалар бакчасында  йөрүче һәр бала  рәхәтләнеп уеннарда катнашты, җырлады-биеде, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләде.

Бу көнне  барлык гореф-гадәтләргә туры китереп,  балалар тәм-том белән сыйланды.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Утырышны Дәүләт Советы Председателе, волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Теләче районыннан конференциядә спорт мәктәбе директоры Гыйниятуллин Д.С., волейбол тренерлары Зәкиев Ә.Х., Гәбделхәев Р.Х. катнашты. Утырыш азагында еллык ярышлар нәтиҗәсендә  алдынгы районнар, волейбол тренерлары, хөкемдарлар бүләкләнде. Андыйлар арасында спорт мәктәбе тренеры – Зәкиев Ә.Х. та бар. Аңа рәхмәт хатын  яшьләр эшләре һәм спорт министры В.А.Леонов үзе тапшырды. Тренерыбызның хезмәте шулай югары бәяләнуе ихластан соендерә.

Бу көнне Халыкара шигърият көне итеп билгеләп үтү турында карар 1999 елда ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигъриятькә чикләр юк” исемле күргәзмә куелды.

21 март көнне дә Максабаш авылы китапханәчесе Лилия Мингазова яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштыру максатыннан авылда ялгыз яшәүче Тәнзилә апа Шәрәфиевна янында булып кайтты.

Ул киң җәмәгатьчелек игътибарын урманнарны  саклауга тарту максатына юнәлтү өчен оештырылган. Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. 21 март көнне, Айдар авылы китапханәсе «Ромашка» бакчасы балалары белән «Бар гүзәллек синдә, урман!” дип исемләнгән телдән журнал уздырды. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр. Әлеге очрашуда  алар әйләнә-тирә дөньядагы күп яңалыклар белән таныштылар, экологик табышмакларга җавап бирделәр. Китапханәче аларны урманнарны сакларга һәм бер генә төп агач утыртып, аны карап, тәрбияләп торырга  чакырды.

Тәрбияче  балаларга табигатьтәге язгы үзгәрешләрләр турында сөйләде. Яз көне бик рәхәт, күктә кояш елмая, җылылык белән әкренләп күзгә күренеп өелеп торган кар өемнәре дә юкка чыга. Шуңа күрә дә яз көне бик куркыныч. Әңгәмәдә тәрбияче балаларга биек кар көртләренә менмәскә, чөнки алар кояш җылысы эрегән, авырайган, суга әйләнә башлаган. Кар көртләренә уйныйбыз дип менгән балалар батып калырга мөмкин. Олылардан башка су буйларына төшмәскә, боз өстенә кермәскә дип катгый кисәтте тәрбияче. Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларга сораулар бирде. Балалар тулы, ачык җөмләләр белән җавап бирделәр.

20 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне якынлашу уңаеннан "табигатькә сәяхәт" сериясеннән чыккан китаплар буенча “Кошлар –безнең дусларыбыз" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар кошлар турында "табигатькә сәяхәт" сериясеннән чыккан китаплар буенча таныша алалар.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Налоговая служба во всех территориальных налоговых инспекциях России проводит ДНИ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ для налогоплательщиков - физических лиц!

Дни открытых дверей пройдут:

23 марта 2018 года с 09.00 до 20.00;

24 марта 2018 года с 10.00 до 15.00.

Уважаемые граждане, напоминаем Вам, что световозвращающий элемент (светоотражатель, фликер, пешеходный катафот и т.д.) является важным элементом пассивной безопасности пешехода и снижает риск наезда на пешехода в тёмное время суток в 6,5 раз. Водители автомобилей в темное время суток  обнаруживают пешехода, имеющего светоотражатель, со значительно большего расстояния. При движении с ближним светом фар расстояние обнаружения увеличивается с 25-40 метров до 130-140, а при движении с дальним светом – до 400 метров.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International