ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Шуңа күрә аларны һәрчак карап,барлап, чистартып, юып торырга кирәк. Югач, киптерергә дә онытырга ярамый. Балалар бакчасында уенчыкларны гел чистартып, юып торалар.Бу эшкә кайбер вакытта әти-әниләр теләп булышалар. 22- март  көнне безнең Максабаш балалар бакчасында “Чисталык көне” булып узды. Бу көнне уенчыклар да “су коенды”. Балалар тәрбияче апаларына бу эштә ярдәмчеләр булдылар.

Район күләмендә "Я- за мир на дорогах"  бәйгесе булып үтте. Бу бәйге балаларның үзләрен юлда һәвефсез тотуны күздә тотып оештырылды. Олы Мәтәскә балалар бакчасы бәйгедә темасына һәм максатына туры китереп төрле-төрле  рәсемнәр ясады.  Иң- иң дигәннәре район күләмендә үткәрелүче бәйгегә  китте. Рәсемнәрне ясаганда әти-әниләр дә бик актив катнашты.

Сезне халкыбыз йолаларының берсе-Язгы Яңа ел-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә тормышка ашсын, Бу язгы бәйрәм өйләрегезгә тынычлык, иминлек һәм игелек белән килеп керсен! Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад.


23
март, 2018 ел
җомга

По всем вопросам обращаться по тел. 8(843-66)32380, 8(843-66)30263.


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елның язгы-кыр эшләренә әзерләү максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2018 елның 30 мартыннан 12 апрельга  хәтле район хуҗалыкларында тракторларга хәм арбаларга техник карау чарасы уздырылачак.

Кичәдә китапханәче Сәйфетдинова Р. милли бәйрәмебезнең тарихы турында таныштырып, көн белән төннең тигезләшүе, яз башлануны билгеләүче бәйрәм булуы турынды мәгълүмат җиткерде.

     Катнашучылар хатирәләрен яңартып,  үзләренең яшь чакларында ничек язны каршы алулары, нинди уеннар уйналуы, милли йолаларны кулланып уткәрелгән  Нәүрүз бәйрәмнәрендә катнашулары турында үз фикерләрен җиткезделәр.

Бу көнне китапханә шигъри кунакханәгә әйләнде. Һәр китап укучы үзенең яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыды, каләм тибрәтүче авылдашларыбызның шигырьләре белән таныштылар, әдәби викторинада катнаштылар. Кичәнең исемен дә укчылар белән бергәләп сайладык: “Туган җирдән илһам алып”. Шигърияткә битараф булмаган китап укучыларыбызга бу кичә бик ошады. Аларга  бүләккә шигырьләр язылган китап кыстыргычлары бирелде. Яшьләребез арасында да шигърият яратучылар булуы бик сөенечле булды.

21 нче март көнне  Теләче  урта мәктәбендә  рус теле һәм әдәбияты  укытучыларының район семинары  булып үтте. Район  укытучылары алдында Е.Я. Нуртдинова   Л. Н. Толстойның “ Война и мир” романы буенча  “«Истинные и мнимые ценности” темасына  ачык дәрес һәм класстан тыш чара күрсәтте.  А.С. Грибоедовның “ Горе от ума” комедиясе буенча әзерләнгән спектакльдә 9 – 11 нче  сыйныф укучылары катнашты.  Яшь артистлар комедия геройларының  характер сыйфатларын ачып бирделәр.   Югары категорияле укытучы Е.Я. Нуртдинова үзенең күпкырлы талант иясе икәнен күрсәтте. Соңыннан укытучылар үзләренең ирешелгән уңышлары, укыту һәм тәрбия буенча эш үрнәкләре  белән уртаклаштылар.

Район күләмендә "Янгынга каршы иң яхшы  рәсем һәм аппликацияләр" дип исемләнгән конкурс булып узды. Бу конкурста безнең Югары Кибэхужа  балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар. Конкурсның нәтиҗәләре буенча балаларыбыз 1 нче урын яулады. Без алаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез!

Үзәк балалар бакчасында бүген тәрбияче Вера Измайлова   зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  белән  Мишә елгасына экскурсиягә бардылар. Башта балалар белән елга буенда үзеңне ничек тоту турында кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары елга буйлап чана шудылар. Табигать үзгәрешләренә игътибар итеп карның һәм бозның сыйфатлары турында әңгәмә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International