ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

1922 нче елдан башлап  һәр елны дөньяда Су көне билгеләп үтәләр. Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде.

Бу фестивальдә Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзалары да бик актив катнаштылар.

19 март көнне Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагоглары: Галимзянова Фания Габделхак кызы , Набиуллина Рәфилә  Рафил кызы һәм Вохмина Гөлия Рашат кызы тарафыннан мастер-класслар оетырылды. Алар безне яңа төр кул эшләнмәләре алымнары белән таныштырдылар.

21 , 23 март  көннәрендә Балтач  район мәдәният йортында “Йолдызлык 2018” республика фестиваленең  зона туры узды. Әлеге фестивальдә  безнең район үзешчәннәре дә катнашып кайттылар.

21 март  көне төрки халыкларда Нәүрүз бәйрәме буларак бәйрәм ителә. Март ае  озак заманнар буе яңа елнын беренче ае булып йөргән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз – ул игелек, дуслык бәйрәме дә. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Кичә без дә үзебезнең Сауш  балалар бакчасында бу бәйрәмне  рәхәтләнеп билгеләп үттек.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен спорт уеннары – дөньяны танып белү һәм физик чыныгу чарасы. Шулай ук төрле физик күнегүләр, спорт һәм хәрәкәтле уеннар балаларның хәрәкәт эшчәнлегенә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә зур әһәмияткә ия. Физик тәрбия балаларның  организм үсешен, мускулларны ныгыта; нерв системасын, организмны чыныктыра. Шул уңайдан, бүген Иске Җөри балалар бакчасында саф һавада “Без спорт белән дус” дип исемләнгән ярышлар оештырылды. Балалар бик теләп һәрбер ярышта каташтылар. Мондый чаралар балаларга көчле, тырыш, сәләтле һәм нык ихтыярлы булып үсәргә ярдәм итә.

2018 нче елның 7нче марттан  башлап 15 мартка кадәр район балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар  арасында “Мин юлда иминлек яклы” дигән тема астында рәсем бәйгесе булып узды. Бәйгедә Теләче 2нче  балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик теләп катнашты. Алар үзләре мөстәкыйль һәм әти-әниләре, тәрбиячеләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган рәсемнәр ясап алып килделәр. Бәйгегә алып килгән барлык рәсемнәр дә район мәгариф бүлегенә тапшырылды. Хәзер инде нәтиҗәләрне генә көтәсе кала.

22нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының табышмакларын искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Убырлы карчык килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр.

Китап- күңел көзгесе, ди мәкаль. Балаларда бәләкәй яшьтән үк китапларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләүдә безнең Олы Мишә балалар бакчасында  да эш алып барыла. Балаларга көн дәвамында  яраткан әкият, хикәяләр  укыла, төрле сорауларга җаваплар табыла. Шулай ук бу эш өйдә дә әти-әниләр тарафыннан дәвам ителә. Бүген дә алар татар халык әкиятләрен яратып тынладылар. Соңыннан бергәләп "Өч кыз" әкиятенең эчтәлеген искә тошерделәр. Китап яраткан бала һичшиксез белемле һәм тәрбияле булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International