ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

20 нче гыйнвар көнне Теләче авылының Чангы базасында Татарстан Республикасының  II Спартакиадасы кысаларында  2002-2003, 2004-2005  нче елгы яшьүсмер- егетләр һәм кызлар   арасында чаңгы буенча   муниципаль этап ярышлары булып узды. Ярышта барлыгы 13 мәктәптән 108 укучы  катнашты. Нәтиҗәләр буенча командалар арасында 1 урында Шәтке урта мәктәбе, 2 нче урында Олы Мәтәскә урта мәктәбе,3 урында Сауш төп мәктәбе.  

Концерт Фатыйхов Әнәс Вакыйфовичның якты истәлегнә багышланган иде. 

16 гыйнвар -  балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел, 17 гыйнвар - язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе һәм РСФСРның М.Горький исемендәге премия иясе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулды. Әлеге даталарга багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә язучыларның иҗатларыннан китап күргәзмәсе төзелеп куелды һәм күзәтү үткәрелде. X. Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат итүче шагыйрьләрнең берсе. X. Халиков — 1973 елдан,  А. Гыйләҗев — 1961 елдан СССР Язучылар союзы члены. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.

                                                                 

Очраштык командасы «Теләче» һәм «Арктика» Буа шәһәре. Исәбе 14:1 командасы «Теләче» җиңү яулады.

Шул унайдан Айдар мәдәният йортында әлеге куренекле язучыларга багышлап мәдәният почмагы эшләнде.

17 нче  гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә  Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары  «Карлсон, который живет на крыше», «Старик Хоттабыч», «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» мультфильмнарын карап кайттылар. Легендар әсәрләрне экранлаштыру аша яшь китап укучыларның игътибары юбиляр - әдәбиятчыларның иҗатына юнәлтелде,  шулай ук әсәрләр  популярлаштырылды. Соңыннан балалар белән бергәләп күрсәтелгән фильмнар һәм әсәрләргә чагыштырмача анализ ясалды.

20 январьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Нюрнберг процессына багышланган дәрес үткәрелде. Тарих укытучысы Хөсәенова Р.Г. үз чыгышында укучыларны Халыкара хәрби трибуналның иҗтимагый әһәмияте белән таныштырды. Дәрес барышында балалар “70 елдан соң Нюрнберг процессы” дигән документаль фильм карап, әлеге вакыйга буенча үз белемнәрен ныгыттылар.

 Россия дәүләте өчен 18 нче гыйнвар истәтекле көн булып  санала. Олы Мишә урта мәктәбендә, 19 нчы гыйнвар көнне узган тәрбия сәгатендә, бу көн искә алынды. Тарих укытучысы Газизуллин Р.Ә. 5-8 нче сыйныф укучыларына Ленинград блокадасы вакыйгалары турында,  презентация аша, мәгълүмат бирде. Блокада күп югалтулар белән генә илгә тынычлык китерде. Аларның батырлыклары безнең күңелдә мәңге сакланыр. Геройларга мәңгелек дан!

19нчы гыйнвар көнне Теләче 2 нче балалар бакчасының  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә “Аленушка” балалар бакчасында кунакта булып кайттылар. Алар үзләренең  яшьтәшләренә  А.Алишнын “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар, эстрада биюләрен биеделәр. ”Аленушка” балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләренә тамаша бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International