Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 11 нче сыйныф укучылары Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төпләрен кардан чистарттылар.
16 нчы гыйнвар көнне Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. (1818—1889). Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге олы юбилейны зурлап үткәрү турындагы Указга кул куйды. Бөек татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне уңаеннан Максабаш башлангыч мәктәбендә "Бөек татар мәгърифәтчесе" дигән чара узды. Ш. Мәрҗанинең төрле өлкәләрдәге эшчәнлегенә тулырак тукталып, аның фәлсәфәи, тарихи, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече буларак хезмәтләре турында сөйләнде. Аның Арча төбәге белән бәйле булуы , Ташкичү авылында узган балалык еллары, шунда башланган хезмәт юлы турында мәгълүматлар укучыларда зур кызыксыну уятты.
Быел милли көрәш буенча республиканың спорт остасы, атказанган терлекчесе, районыбызның Олы Мишә авылында гомер иткән, үзеннән соң бер дигән көрәшче балалар, оныклар калдырган Наил ага Хәмидуллин призына (хәзер исә истәлегенә) милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелә башлаганга 25 ел тулды. 21 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында әлеге мәртәбәле бәйгенең нәкъ егерме бишенчесе үтте. Көрәш ярышын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Һәм әлеге конкурс кысаларында , иң беренчеләрдән булып, тамашачыга ,21 январь көнне, Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында спектакле тәкъдим ителде.
Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Унөч хезмәте аерым китап булып басылган. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып барган. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алды.
20 нче гыйнварда Теләче авылы чаңгы базасында район мәктәпләрендә укучылар өчен чаңгы ярышлары узды. Теләче урта мәктәбе укучылары И. Ибраев, А. Шәймарданова, Б. Котдусов 1 нче урынны яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Күргәзмәдә авторның китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлары урын алды. Әлеге күргәзмә белән китап укучылар А.Гыйләҗев турында күбрәк мәгълумәт алдылар.
Шул уңайдан Субаш авыл китапханәсендә 15 гыйнвар көнне "Сагыналар сине якын дуслар" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Нәфисә Василова җырчы булу өмете белән 1956 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә үзен сынап карарга була. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем”, “Кәккүк”, “Җиде елга”, “Киек казлар”, “Әйтергә микән, әйтмәскә микән” һ.б. халык җырларын яратып башкара. Җырчы буларак тамашачы аны бик тиз үз итте. Җырчыга 1979 елны “ТАССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.
19 нчы январь көнне Олы Нырсы авылы клубында “ Ел укытучысы -2018” республика конкурсының муниципаль этабы үзды. Укытучылар конкурсы район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова җитәкчегендә үтте. Теләче урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Л.К. Хамидуллина конкурста уңышлы чыгыш ясады. Л.К. Хамидуллина нәтиҗәле чыгышы өчен грамота һәм истәлекле бүләккә ия булды.
Ярышта Яр Чаллы шәhәреннән 30 нчы hәм 44 нче мәктәпләр,Кукмара, Мөслим,Теләче районнары катнашты. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәкимов Рафил Рефат улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча малайлар командасы 4 урында калдылар.