ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Әлеге күргәзмә, китап укучыларны Яңа ел, Раштуа бәйрәменең гореф-гадәтләре белән таныштыра. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият балалар һәм олылар өчен дә. Күргәзмәдә, яңа ел рецептлары белән журналлар, бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр турында энциклопедияләр, балалар өчен раштуа турында әсәрләр  җыентыгы урнаштырылды.

Күргәзмәнең исеме “ Яхшы китап һәр күңелгә юл таба ”дип аталды һәм ул язучының тууына 90 ел тулуга багышланды.  Күргәзмәгә язучының  иҗат җимешләре куелды.

Үзенчәлекле башкару манеры, кабатланмас тембрлы, халык көйләренә тирән мәхәббәте Нәфисә Василованы татар җырларын иң яхшы башкаручыларның берсе итеп таныта. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем” һ.б.  халык җырларын да яратып башкара. Якташыбызның юбилее якынлашкан көннәрдә, аны искә алу максатыннан, Айдар авыл китапханәсендә «Моңнар булып кайтсын җырларым” дип исемләнгән җыелма папка булдырылды. Ел дәвамында әлеге папка җырчы турындагы мәгълүматлар  белән тулыландырылып барачак.

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. 1956— 1960 еллар арасында «Чаян», «Азат хатын», «Ялкын», «Совет әдәбияты» журналларында, республика газеталарында язучы өч дистәгә якын хикәя, фельетон, мәкалә һәм үзенең беренче күләмле әсәрләреннән «Дүртәү» исемле әсәрен бастыра. Китап укучылар язучының әсәрләре белән танышканда,  күпчелеге авыл тормышына багышланганын, аларда әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт-гаилә, намус-вөждан каршында җаваплылык, яшәүнең мәгънәсе һәм максаты, яхшы белән яманның көрәше кискен вакыйгалар, тирән конфликтлар, бәрелешләр аша яктыртылуын аңлыйлар.

Бөек рус язучысының тууына  быел 190 ел тула. Л.Н.Толстой Казанда укыган, гомумән рус язучысының Казан белән бәйле истәлекләре шактый. Шуңа да 2018 елны Татарстан президенты Толстой елы дип атады. Әлеге уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә дә “2018 ел – Татарстанда Л.Н.Толстой елы” дип исемләнгән стенд ясалды.

Безнең Шәтке балалар бакчасында,  балалар саф һавага чыккач файдалы хезмәт белән шөгыльләнергә яраталар. Менә бүген дә алар ничек тырышып кечкенә көрәкләр белән кар көриләр. Уйнар өчен мәйданчык әзерлиләр.

Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә  “ Аяз Гыйләҗев иҗаты  татар халкы хөрмәтенә куелган мәдәни һәйкәл ул” дип исемләнгән китап -  күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә язучының китаплары куелды.

Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова  Р. Ш. “Китап сөючеләр” берләшмәсенә  йөрүче укучылар белән “Кошларга ярдәм итү-саваплы эш” акциясенә кушылып кошларга җимлекләр элделәр. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитны саклау, балаларга  шуны өйрәтү саваплы бурыч бит. Һәрберебез  кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк  уздырыр иде. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта.  «Нәзүрәтел-хак» (Казан, 1870),  исемле гарәп телендә язылган хезмәтендә Ш.Мәрҗани фәлсәфәгә һәм илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм аларга һәръяклап анализ ясый, чынбарлыктагы процессларны фәнни яктан аңлауга юл яра. Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International