ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Быел милли көрәш буенча  республиканың спорт остасы,  атказанган терлекчесе, районыбызның Олы Мишә авылында гомер иткән, үзеннән соң бер дигән көрәшче балалар, оныклар калдырган Наил ага Хәмидуллин призына (хәзер исә истәлегенә) милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелә башлаганга 25 ел тулды. 21 гыйнвар көнне  “Батыр” спорт комплексында  әлеге мәртәбәле  бәйгенең нәкъ егерме бишенчесе үтте. Көрәш ярышын ачу тантанасында  муниципаль  район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

21 гыйнвар көнне Алан авылының хоккей мәйданында Алан авылы җирлеге беренчелегенә, эшмәкәр Илдар Фәрит улы Фазылҗанов призына хоккей ярышы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Алан, Мәтәскә, Сауш һәм Алан урта мәктәбе командылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынга- Алан, 2 урынга- Мәтәскә, 3 урынга -Алан урта мәктәбе, 4  урынга-Сауш командылары лаек булды.

2018 елның 16  гыйнвар көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәге белгечләре,  « Возьмемся за руки- друзья!»  дип исемләнләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар  белән  тугызынчы дәресен үткәрделәр.

Чарага Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, районыбызның тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Әдәби укуны Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. ачып җибәрде һәм сүзне Теләче урта мәктәбенең тарих укытучысы Абдуллина Г.А. һәм  аның укучыларына, Шәтке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гәбделхаева Р.Х.-га тапшырды. Нияз һәм Исмәгыйль хәзрәтләрнең чыгышлары чараны тагында ямьләндерде. Шулай ук чара барышында Ш. Мәрҗани турында “Колодец Марджани” исемле  видеофильм һәм презентация күрсәтелде. Китапханәдә "Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” исемле китап күргәзмәсе, буклет, закладкалар эшләнде. Әдәби уку фикер алышулар белән тәмамланды.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләү өчен елның һәр фасылын мөмкин кадәр кулланырга омтылалар. Кыш айларында тәрбиячеләр дә балаларны саф һава чыныктырып, уйнатып кына калмыйлар, аларның белемнәрен дә киңәйтәләр: кышкы тәбигатьне күзәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларга саф һавада уйнарга үзләренә дә бик  ошый, чөнки  алар туйганчы  таудан шуалар, кардан төрле корылмалар, сыннар ясыйлар. Һәр баланың да урамнан битләре алсуланып, кәефләре күтәрелеп керә.


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и  выплачивающих ее в «конвертах»  в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда». 

14 – 16 нчы  гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус әдәбияты  фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы булып  узды. Рус әдәбияты фәне олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары

Г. Миннуллина, М. Сәмигуллина   һәм Г. Ситдыйкова   катнаштылар. Региональ этапта Г. Миннуллина, М. Сәмигуллина  призерлар булдылар,   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны  олимпиадага рус теле һәм әдәбияты укытучылары  Е.Я. Нуртдинова белән Р.Р. Мөхәмәтшина  әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

Бу атнада укучыларда Ватаныбыз тарихы белән кызыксыну уяту, мөстәкыйль эш күнекмәләре үстерү максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә тарих атналыгы үтә. Атналык кысаларында мәктәпкүләм дәрестән тыш чаралар планлаштырыла. Атналыкны нәтиҗәле итү  өчен укытучы Рахматуллина А.Ә. тарафыннан ныклы әзерлек алып барылды, чаралар кызыклы һәм мавыктыргыч итеп планлаштырылды. Бүген яшь тарихчылар 2-7  сыйныф укучылары өчен мәктәп музеена экскурсия оештырдылар.                                                       

Зурлар төркеме балалары төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар уен вакытында ныгыталар. Бергәләшеп дустанә мөнәсәбәттә, аралашып уйнарга өйрәнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International