ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Район мәдәният йортында узган  «Тату сыйныф серләре» дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабында  Теләче урта мәктәбенең 8   нче б сыйныфы  укучылары , ата-аналар комитеты 1нче урынга лаек булды. Сыйныф җитәкчесе Р.Р. Гозәирова  белән  укучылар  конкурсның республика турына әзерләнәләр. Котлыйбыз!

12нче декабрь көнне  “Советлар союзы герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә”  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган «Тарихи истәлек» проектына йомгак ясау тантанасы булып узды. Бу тантанада проект кысаларында үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, җиңгән пелдагогларны һәм балаларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Галимова Н.Ф. бар иде. Ул “Родные истоки” исемле республикакүләм бәйгедә “Покров ярминкәсенә рәхим итегез!” исемле проекты белән катнашып, “Туган як тарихы” номинациясендә җиңү яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.

13 декабрь  көнне,  Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният  йортында,  район башлыгы  Зарипов  Илдус Фатихов улы  Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә  кергән  - Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа һәм Казаклар авылларындагы  эшләүче  крестян –фермер хуҗалыгы җитәкчеләре белән очрашты.

Шулай да төп иҗат өлкәсе — шигърият.  3 декабрь көнне  шагыйрь Мөхаммәт Мирзага 65 яшь тулды.   Шул уңайдан, 13 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Галәмнәргә күңел омтыла” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә шагыйрьнең “Биш юлым-биш гөлем”, “Киек каз юлында”, “Адәм баласы”, “Берүземә бер диңгез”, “Тере су”, “Мең дә бер гыйбарә” дип исемләнгән китаплары куелды.

"Почемучки" клубы балалары күргәзмәдә яраткан әкият геройлары, яңа китаплар белән таныштылар,  һәм әдәби геройлары турында сорауларга җавап бирделәр.

8 декабрь көнне Алан авылы китапханәсендә халык шагыйре, прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баяновның тууына 90 елга багышланган “Заман һәм шәхес” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда һәм төрле жанрда язылган, аның талантын һәм иҗат үзенчәлекләрен билгели алырлык әсәрләре куелды.

Бу көннәрдә Баландыш төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты фәннәре буенча үтәчәк муниципаль тур олимпиадаларына әзерлек эше бара. Ә спорт сөюче укучыларыбыз 16-17 нче декабрь көннәрендә башкалабыз Казанда узачак бадминтон ярышында катнашырга җыена.

Балалар тарафыннан аларга берничэ концерт номеры курсәтелде. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә.

Кибәхуҗалыларның дәртле биюләре, моңлы җырларын, шаян сәхнә чыгышларын, арчалылар җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International