7 февральдә Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне уңаеннан Әбде авылы китапханәсендә «ТР гербы — Дәүләт символы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада балалар игътибар белән Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның хәзерге күренешенең 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан рәсми рәвештә раслануы турында белделәр. Шулай ук балалар «символ» һәм «герб» төшенчәләренең мәгънәсен аңладылар, Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, герб төсләренең символик мәгънәсен өйрәнделәр. Гербның һәр элементына аерым игътибар бирелде, аларның әһәмияте һәм символикасы турында сөйләнде.
Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне кулланып эшләнгән һәм түгәрәк калкан рәвешендә ясалган. Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте урын алган.
Казаклар авыл китапханәсендә “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән мастер‑класс үтте. Мастер‑классны Мубаракшина Эльмира үткәрде. Ул балаларны иҗат эшенә җәлеп итте һәм эш процессын оештырды.
Чара барышында Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте укылды. Әкият әсәрнең эчтәлегенә төшенү һәм геройлар образын кабул итүгә ярдәм итте.
6 февраль көнне "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе базасында 2025-2026 уку елында "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Анда республиканың алты районыннан: Балтач, Арча, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә районнарыннан талантлы педагоглар катнашты. Конкурс өч этаптан торды:Балалар белән чара; педагогик эшчәнлеккә үз-үзеңне анализлау; ата-аналар белән эшләү.
Чараны Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Гыйлван улы Фәтхуллин, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Габделхәй улы Нуриев һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Владимировна Карпова сәламләү сүзе белән тантаналы рәвештә ачтылар. Үзләренең чыгышларында алар Россиянең көче — аның күпмилләтле гармониясендә, бөеклеге — һәр гражданның уртак киләчәк хакына батырлыкка әзерлегендә булуын ассызыкладылар.
3 февральдә “Батыр” спорт комплексында 2010-2011 елгы һәм 2014-15нче елгы яшүсмерләр арасында футзал буенча Бөтенроссия ярышларының төбәк этабы булды. Ярышларда һәр яшь төркемендә җидешәр команда катнашты, шул исәптән Теләче урта мәктәбе командасы да. Команда 2914-2015 елда көндәшләренә бераз оттырып, 5 урынны яулады.
Бүген, 6 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә «Үз тамырларыңны истә тотып яшәргә»дигән XlV Республика тикшеренү эшләре конференциясе үткәрелде. Конкурста Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хәйретдинов Габдерәхим "Бөек Ватан сугышы" номинациясендә llI дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе - Мөбарәкшина Ф.Г.). Алга таба да уңышлар телибез!
Алар «символ», «герб» сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгән, герб ясалган төсләрнең нәрсә аңлатканын белделәр. Балалар Гербның һәр элементын карап чыктылар. Күргәзмәдә Татарстанның тарихы, мәдәнияте, истәлекле урыннары турында китаплар тәкъдим ителде. Татарстан гербын кабул итү көне - республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган. Татарстан Гербы барысы бергә бер сурәттә – көч, куәт, тарих һәм мәдәниятебезне гәүдәләндерә. Асылда кечкенә генә сурәткә бик күп мәгънә салынган. Биредә Татарстан флагының барлык төсләре – ак, яшел, кызыл төсләре чагылдырыла. Монда дәвамлылык рухы.
Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. 3-15 февраль көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, “Муса Җәлил- бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы” дип аталган күргәзмә эшли. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә китапханә фондында булган- төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре, аның турында мәкаләләр, газета-журнал басмалары куелды. Муса Җәлил иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы турындагы әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.
Дәрес барышында балалар китапханәче җитәкчелегендә кошлар өчен төсле җимлекләр ясадылар.
Чарага кышлаучы кошлар һәм аларны тукландыруның мөһимлеге турында әңгәмә, кулдан килгән материаллардан җимлекләр ясау буенча практик мастер‑класс кертелгән иде.
Катнашучылар кул эшләре күнекмәләрен үзләштереп кенә калмадылар, ә табигать турында кайгыртуның мөһимлеген дә аңладылар. Әзер җимлекләр китапханә территориясендә урнаштырылды.