ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2017 ел
җомга

14 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсе “День лермонтовской поэзии в библиотеке”  дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылып “Лермонтовны бергә укыйбыз” исемле шигърият сәгате үткәрде. “Мятежный парус Лермонтова” исемле күргәзмә куелып, китап укучылар язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.

18 нче октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы- сатирик Алмаз Хәмзин һәм балалар язучысы Алмаз Гыймадиев белән очрашу оештырылды. Бу күңелле очрашуда укучылар ял иттеләр, аралаштылар. Кичә ахырында һәр укучы китап белән бүләкләнде.

Республика күләмендә үткәрелүче “Урман атналыгы-2017” акциясе кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасының 2нче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар белән тәрбияче апалары балалар бакчасы тирәсендәге агачларны һәм башка үсемлекләрне күзәттеләр, режим моментларында «Урманны саклыйк!» темасына  әңгәмәләр уздырдылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбияче апалары Айгөл Хөрмәтулловна белән берлектә, бакча каршына миләш агачлары утырттылар. Изге теләк белән ихлас күңелдән утырткан агачлар һичшиксез үсеп китәчәкләр!!

Экскурсиянең максаты: халык педагогикасы алымнары, тәрбия чараларын кулланып, экология, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту,  балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү, аларда тапкырлык, зирәклек, игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатларын тәрбияләү, шул ук вакытта экологик тәрбия бирү.

Әлеге  газета аша, китап укучыларыбыз яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа   санын тәкъдим итәбез.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән көзге табигатькә экскурсия оештырды.Китапханәче көзге табигатьнең матурлыгына сокланырга әйдәде,һава җир,кояш үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәтте.Балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды.Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды.

Чараның максаты-укучыларны  бөек шагыйрьнең әдәби һәм сәнгати мирасы белән якыннанрак таныштыру. Китапханәченең сөйләве шагыйрь тормышының күренекле фактларын, мөһим этапларын яктырткан слайдлар белән үрелеп барды. 

Әлеге акциядә катнашу, балаларга рус әдәбиятын тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә.

Китапханәче Галимуллина Кәүсәрия тарафыннан «В Шадкинской сельской библиотеке день Лермонтовской поэзии» дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Китапханәгә килгән һәр китап укучыны китапханәче  М.Ю.Лермонтовның иҗат юлы белән таныштырды. Шул ук көнне рус әдәбияты укытучысы белән 5 сыйныф укучыларына әдәби дәрес үткәрелде. Балалар М.Ю. Лермонтовның  үзләре яраткан «Парус», «Утёс», «Тучи», «Бородино» дигән шигырьләрен укыдылар.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 17 октябрь  көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре “Тату гаилә” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, унынчы дәрес үткәрделәр. Әлеге дәреснең  максаты: яшьүсмернең хокукый культурасын формалаштыру.

17 май  көнне, Татарстан Республикасында Әрмән культурасы көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә түгәрәк өстәл артында очрашу уздырды. Очрашуның максаты:  балаларны күренекле кешеләрнең эйтемнәре,  Әрмән культурасы белән таныштыру, танып-белү, кызыксынуны үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International