ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Чөнки бу аның туган ягы. Үз ватанына мәхәббәт, шуннан, туган йорт бусагасыннан башлана. Туган җиреңне – аның табигатен, тарихын, мәдәниятен белү – үз дәүләтеңнең һәм чит илләрнең тарихын белүдән ким түгел.

Әбде авылы обелиск янында Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, сугышта һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә мәдәният хезмәткәрләре мәктәп, районның социаль яклау оешмасы белән берлектә «Веет вечность факелом зажженным» дигән исем астында хәтер сәгате үткәрделәр. Очрашу барышында катнашучыларга сугыш башлануы һәм ватандашларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр, безнең хәзерге тормышыбыз, илебез, үз нәселләренең якты киләчәге өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыгын искә алу һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Ахырда катнашучылар, шәмнәр кабызып, җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә үз гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 20 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Күңелле каникуллар" дигән асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә - аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре һәм, әлбәттә, тынычлыкны чагылдырган, барысында да нур сибүче кояш. Балаларның рәсемнәре берсеннән-берсе матур иде.

Китаплар уку өчен  җәй искиткеч вакыт. Китапханәчеләрнең төп бурычы - мөмкин кадәр күбрәк балаларны эчтәлекле ял белән тәэмин итү. 19 июнь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре  саф һавада "Китап белән бергә кояшлы җәйгә" дип исемләнгән әдәби уку үткәрделәр, балалар үзләренең яраткан китапларын бик теләп укыдылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  укучылар өчен Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында» танып белү сәгате узды. Китапханәче укучыларны «гаилә» төшенчәсе белән таныштырды, гаилә традицияләре турында сөйләде: хезмәт династияләре, гаилә бәйрәмнәре, бергәләп уку, гаилә ялын оештыру, фотолар һ.б.

Китапханәләр бу чорда китаплар яшәгән йорт кына түгел, ә җәйге ял, авыл халкы һәм кунаклары өчен кызыклы очрашулар уздыру өчен дә популяр урын булып тора. Нәкъ менә китапханәләр җәйге каникулларны теләгән һәр кешенең мавыктыргыч сәяхәтенә әверелдерә.16 июнь көнне, Җәйге укулар программасы кысаларында, Алан авыл китапханәсендә "Җәйге ялым китап белән"дип исемләнгән әдәби ярминкә үткәрелде. Чара барышында балалар китаплар укыдылар, әкиятләр буенча пазллар җыйдылар, шулай ук балалар язучылары әсәрләре буенча төзелгән «Дөньяны китап белән таны» әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар чарадан күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр белән таралыштылар.


27
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында “Без – пассажирлар”дигән темага чара узды. Тәрбиячеләр балалар белән җәмәгать һәм шәхси транспортта пассажирларга үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр, «Яшь җәяүле»видеоролигын карадылар. Һәрбер олы кеше яки бала транспорт — куркыныч зона икәнлеге турында истә тотарга тиеш.

Зарарлы гадәтләр – ул кешенең сәламәтлегенә зыян китерүче һәм аңа гомер буе үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга комачаулаучы гадәтләр. Аларның иң киң таралганнары: наркомания, тәмәке тарту, алкоголизм. Бу гадәтләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән бернинди дә бәйләнеше юк. Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Үз - үзеңнән иртәгәне алма» дип исемләнгән буклетлар сәламәт яшәү рәвеше һәм зарарлы гадәтләр белән көрәш темасына багышланган иде.

26 июнь Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә Шәдке авыл китапханәсендә «Сәламәтлек сагында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә наркомания проблемасына, ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч янавы  һәм милли иминлеккә багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителә, шулай ук биредә наркоманиянең яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлеге һәм Россия җәмгыятенең социаль тотрыклылыгы өчен тискәре нәтиҗәләре яктыртыла.


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Районда 21 июнь көнне «Хәтер шәме» акциясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International