ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

20 мартта, язгы каникул планы кысаларында француз теле укытучысы Зәйнетдинова В.Г. 11 сыйныф укучылары белән “Мирей Матьеның 50 еллык иҗади карьерасы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында  чыгарылыш сыйныфы укучылары бөек француз җырчысының иҗаты белән таныштылар, аның репертуарыннан җырлар тыңладылар. Кичә күренекле җырчыга багышланган кроссворд чишү белән тәмамланды.

Авыл хужалыгы тармагында эшлэуче хезмэткэрлэргэ хезмэт хакы исэплэу хэм тулэугэ анализ ясау шуны курсэтэ, агымдагы елнын ике аенда район буенча  бер кешегэ уртача айлык хезмэт хакы 15970 сум туры килэ. Игенче хужалыгында 19113 сум , Тан хужалыгында 18214 сум  хэм Алан хужалыгында 16810 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн  хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э  хезмэткэрлэргэ  югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы    турыдан-туры  житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.   

19 март көнне Айдар мәдәният йортында укучылар һәм шәһәрдән кайтан  балалар өчен язгы каникул чорын файдалы ял итү максатыннан  «Җитезләр, көчлеләр,осталар!» дип исемләнгән күңелле стартлар бәйгесе үтте. Ярышта 10 кешедән торган 2 команда көч сынашты. Командының исемннәрен егет-кызлар үзләре сайлады. Бер шиксез, спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән малайлар-кызлар бу көнне дә сынатмадылар. Бердәм һәм матур уен күрсәттеләр. Бәйгедән соң барсыда тәмле призлар белән бүләкләнделәр.

Утырышта түбәндәге көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру турында.

Татарстан халыклары Съездына делегатлар сайлау турында.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Теләче бүлеге җитәкчесен сайлау турында.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нәгыймович һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма сәркатибе – Барышев Александр Георгиевичлар катнашты.

Татарстан халыклары Съездына Теләче районыннан 6 делегат сайланды.

17-18  март көнне «Батыр» спорткомплексында 2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына көрәш буенча икенче тапкыр республика турниры үткәрелде.

Кичәдә авылдашыбыз Нурания Хабировнаның  Нырсы  тарихына багышлап “Нырсуар, Нырсы җире- шанлы изгеләр иле”дигән китабын тәгъдир ителде. Кичә  бик җанлы һәм күңелле үтте. Авыл халкы бик зур рәхмәтләрен җиткерде.

Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына  наркотикларның  тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды, әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде.  Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International