Утырышта түбәндәге көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру турында.
Татарстан халыклары Съездына делегатлар сайлау турында.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Теләче бүлеге җитәкчесен сайлау турында.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нәгыймович һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма сәркатибе – Барышев Александр Георгиевичлар катнашты.
Татарстан халыклары Съездына Теләче районыннан 6 делегат сайланды.