17 март к өнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшүсмерләрнең сәламәтлегенә тәмәке, алкогол ь һәм наркотик матдәләрнең йогынтысы турында, « Бирешерә ярамый! » дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына  наркотикларның  тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды, әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде.  Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International