20 мартта, язгы каникул планы кысаларында француз теле укытучысы Зәйнетдинова В.Г. 11 сыйныф укучылары белән “Мирей Матьеның 50 еллык иҗади карьерасы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында чыгарылыш сыйныфы укучылары бөек француз җырчысының иҗаты белән таныштылар, аның репертуарыннан җырлар тыңладылар. Кичә күренекле җырчыга багышланган кроссворд чишү белән тәмамланды.