ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына  наркотикларның  тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды, әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде.   Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

Беренчелектә район мәктәпләреннән җыелма командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Узәк урта мәктәбе

3 урын: Олы Мишә урта мәктәбе

Ләкин җылы һава торышына ышанып,  без авыру йоктырганны белмичә дә калабыз. Сер түгел, авыруны булдырмау дәвалауга караганда җиңелрәк. Безнең Лесной  балалар бакчасында балалар белән авыруларга каршы  чаралар уздырыла. Һәр иртәбез иртәнге гимнастикадан башлана. Шулай ук халык тәҗрибәсеннән дә баш тартмыйбыз. Табигатьтә табигый фитоцидлар -  сарымсак һәм суган бар. Көн саен 2-3 тырнак сарымсак һәм суган турап кую да,  уңай нәтиҗәләр бирә. Балалар белән “Авырып китмәс һәм авыру  йоктырмас өчен нишләргә?” дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрәбез. Авыру кешеләр белән аралашмаска, маска кияргә, кулны сабынлап юарга, күп кеше җыелган урыннарда йөрмәскә, бинаны даими җилләтергә , сәламәт тормыш белән яшәргә кирәклеген аңлатабыз.

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина  белән берлектә "Таныш булыгыз: яңа китаплар" темасына очрашу үткәрелде. Балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар. “Китап эченә сәяхәт”  дигән темага әңгәмә бик җанлы һәм укучылар өчен кызыклы булды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Матур әдәбият белән танышып бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. «Матур әдәбият әсәрләре уку» безнең 3нче  балалар бакчасында белем бирү өлкәсендә һәм   ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.Укуны балалар өчен кызыклы, файдалы һәм алар көн саен даими рәвештә китап белән аралаша алсын өчен һәр төркемдә дә китап почмаклары булдырылган.


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елның язгы-кыр эшләренә әзерлеге максатыннан, хуҗалыкларнын баланста торган тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2017 елнын 25 мартыннан 10 апрельга  хәтле район хуҗалыкларында тракторларга хәм арбаларга техник карау чарасы уздырылачак.

16 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар  конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста барлыгы  28 укучы көч сынашты.Анда укучылар үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар.Әлеге конкурста безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Минһаҗев А. катнашты (җитәкчесе – Гаязетдинова Ә.И.) һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Ярышта республиканың Алексеевск, Саба, Кайбыч, Теләче, Чистай һәм башка районнардан һәм Казан шәһәреннән 250 дән артык бадминтонист катнашты. Теләче районы җыелма командасы составында Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты (тренерлары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы А.Җаббаров).

Ярышның ачылыш тантанасында Татарстан республикасы Президенты Р.Миннеханов, Саба районы башлыгы Р.Миннеханов, Татарстанның өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе А. Айделдинов, Татарстанның федераль салым хезмәте җитәкчесе М.Сафиуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. 2005 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында узучы ярышта республиканың 18 районыннан 96 теннисчы катнашты. Теләче җыелма командасы составына балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче балалар керде, гомүмкомандалар арасында урын яуладылар.

Теләче районы җыелма командасы составында балаларга белем һәм тәрбия  үзәгендә түгәрәкләргә йөрүче балалар катнашты. Ярышта республиканың 19 районыннан команда катнашты, Теләченең кече төркемгә кергән командасы 6 нчы урын, олы төркем 13 нче урын яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International