16 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста барлыгы 28 укучы көч сынашты.Анда укучылар үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар.Әлеге конкурста безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Минһаҗев А. катнашты (җитәкчесе – Гаязетдинова Ә.И.) һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.