Ярышның ачылыш тантанасында Татарстан республикасы Президенты Р.Миннеханов, Саба районы башлыгы Р.Миннеханов, Татарстанның өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе А. Айделдинов, Татарстанның федераль салым хезмәте җитәкчесе М.Сафиуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. 2005 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында узучы ярышта республиканың 18 районыннан 96 теннисчы катнашты. Теләче җыелма командасы составына балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче балалар керде, гомүмкомандалар арасында урын яуладылар.