18-19 март көнне Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә 15 һәм 19 яшькәчә булган кызлар һәм егетләр арасында бадминтон буенча Татарстан беренчелеге узды.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Ярышта республиканың Алексеевск, Саба, Кайбыч, Теләче, Чистай һәм башка районнардан һәм Казан шәһәреннән 250 дән артык бадминтонист катнашты. Теләче районы җыелма командасы составында Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты (тренерлары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы А.Җаббаров).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International