18-19 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче балалар арасында җиңел атлетика буенча бөтенрәсәй Спартакиадасының республика этабы узды.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Теләче районы җыелма командасы составында балаларга белем һәм тәрбия  үзәгендә түгәрәкләргә йөрүче балалар катнашты. Ярышта республиканың 19 районыннан команда катнашты, Теләченең кече төркемгә кергән командасы 6 нчы урын, олы төркем 13 нче урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International