Җыелышта районыбыз җитәкчесе Зарипов И.Ф. та катнашты. Алдынгыларыбызны тәбрикләп Ямбулат авылы үзешчәннәре,"Умырзая" фольклоры коллективы чыгыш ясады.
Әңгәмәнең максаты : балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру һәм аның шигырьләренә кызыксыну уяту. Аның туган илгә тугрылыгы , батырлыгы турында сөйләү иде. Балалар шагыйрьнең нәни дусларына атап язылган, туган илгә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен кызыксынып тыңладылар.
Бу көндә әлеге батырлар белән бергә хезмәт куйганнар барысы бергә җыелышып хәтер көне оештыралар. Үзләренең яшь булуларына карамастан шушы куркыныч җирдә, кулларына мылтык тотып, соңгы көннәренә кадәр хезмәт куйганнары өчен хөрмәт белән искә алалар аларны...
Шушы көндә Теләче районының волонтерлары да, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, интернационалист сугышчылар истәлегенә куелган таш сыннар янына чәчәк бәйләмнәре илттеләр. Әлеге күренеш, үсеп килүче яшьләрдә, рухи-әхлакый сыйфатларны уятырга зур этәргеч булып тора.
Республикабыз мәктәпләрендә 13 нче февральдән 18 нче февральгә кадәр Химия атналыгы игълан ителде. МБГБУ – Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбендә атналык уңаенннан 13 нче февраль көнне химия укытучысы Хәйретдинова М.Х. 10 нчы сыйныфларда “Майлар” темасына химиядән ачык дәрес күрсәтте. Бүген исә, Гиниева И.Г. 11 нче сыйныфларда “Катлаулы неорганик кисәкчәләр” темасына ачык дәрес күрсәтәчәк. Атналык дәвамында балаларда химияне өйрәнергә кызыксынучанлык уятучы викториналар, химия кичәсе һәм пресс- конференция планлаштырылган.
Бүген Иске Җөри урта мәктәбендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган
“Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны...”
темасына район укучыларының сәнгатьле уку бәйгесе оештырылды. Бу чарада 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар. Кичә күңелле үтте.
Ярышта район мәктәпләреннән кызлар һәм яшүсмерләр 7 командасы катнашты. Уеннарның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре 15 февраль көнне Теләче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Муса Җәлил иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә барышында Муса Җәлил иҗатына багышланган презентация күрсәтелде һәм укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Китапханәнең уку залында “ Җырым аша белсен халкым” дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә язучының иҗатына һәм тормыш юлына багышланган китаплар, газета һәм журнал материаллары куелды.
Бәйрәм барышында балалар Муса Жәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан аның шигырьләрен сөйләделәр.
Февраль аенда герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Баландыш төп мәктәбендә 15 февраль көнне герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышлангач әдәби- информацион иртә үткәрелде. Бу чарада 2-6 нчы сыйныф укучылары катнашты.Алар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр,аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар.Кичә күңелле үтте. Китапханәче Мубаракшина Ф.Г. М. Җәлилгә багышланган викторина да уздырды .
Тыл ветераннары, өлкән буын- аларның әлеге эшләрен хуплап тора.
Галиуллина Нәзирә, Мингаязова Тәнзилә апалар, балаларны бик зарыгып көтеп ала. Балалар да, әлеге эшләрне бик теләп һәм шатланып башкаралар.