Химия атналыгы

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Республикабыз мәктәпләрендә 13 нче февральдән 18 нче февральгә кадәр Химия атналыгы игълан ителде. МБГБУ – Олы Нырсы гомуми урта белем бирү мәктәбендә атналык уңаенннан  13 нче февраль  көнне  химия укытучысы Хәйретдинова М.Х.  10 нчы сыйныфларда “Майлар” темасына  химиядән ачык дәрес күрсәтте. Бүген исә, Гиниева И.Г.  11 нче сыйныфларда  “Катлаулы неорганик кисәкчәләр” темасына ачык дәрес күрсәтәчәк. Атналык дәвамында балаларда химияне өйрәнергә кызыксынучанлык уятучы  викториналар, химия кичәсе һәм пресс- конференция  планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International