15 февраль – татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Җәлил батырлыгы һәм иҗаты тарихка үлемсез җырлары белән теркәлгән.

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

  Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре 15 февраль көнне Теләче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Муса Җәлил иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә барышында Муса Җәлил иҗатына багышланган презентация күрсәтелде һәм укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.

   Китапханәнең уку залында “ Җырым аша белсен халкым” дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә язучының иҗатына һәм тормыш юлына багышланган китаплар, газета һәм журнал материаллары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International