Бүген Иске Җөри урта мәктәбендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган
“Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны...”
темасына район укучыларының сәнгатьле уку бәйгесе оештырылды. Бу чарада 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар. Кичә күңелле үтте.