Иске Җөри авылы модель китапханәсендә татар язучысы һәм прозаигы Фаил Хафиз улы Шәфигуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Татар язучысының иҗаты киң жанр диапазонын тәшкил итә: сатира һәм юмор, шигърият, лирик проза, балалар әсәрләре, публицистика. Күргәзмәдә язучының китаплары, тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Китапханәчеләр укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды, китапларга күзәтү ясадылар.
18 май көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә татар язучысы һәм прозаигы Фаил Хафиз улы Шәфигуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Татар язучысының иҗаты киң жанр диапазонын тәшкил итә: сатира һәм юмор, шигърият, лирик проза, балалар әсәрләре, публицистика. Күргәзмәдә язучының китаплары, тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Китапханәчеләр укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды, китапларга күзәтү ясадылар.
18 майда Шәдке авыл китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрә, укытучы Энҗе Мөәминованың тууына 100 ел тулуга һәм татар язучысы һәм прозаигы Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган "Юбиляр язучыларыбыз"исемле китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килгән һәр укучы китаплар белән танышты. Татар язучыларының иҗаты киң жанр диапазонын тәшкил итә: сатира һәм юмор, шигърият, лирик проза, балалар әсәрләре, публицистика, әлеге әсәрләр кешенең рухи дөньясын күп аспектлы өйрәнү өчен алшартлар тудыра.
Һәр елны май аенда узучы “Агач утырту” акциясендә Олы Нырсы китапханәчесе дә катнашты. Бу көнне Олы Нырсы авылы аша агучы “Кече инеш” елгасы ярына авыл китапханәчесе балалар белән агачлар утырттылар.
17 май көнне Кукчә авыл китапханәсендә Халыкара ышаныч телефоны көне уңаеннан балалар белән "Дети говорят телефону доверия ДА!" темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Китапханәче ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы, хезмәт эше турында сөйләде, балаларның бу телефонга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуын аңлатты. Алар төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, белгечләргә ярдәм кирәк булганда ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләштеләр. Чара социаль видеороликлар карау белән үрелеп барды. Очрашу азагында чарада катнашучыларга ышаныч телефоны номеры белән визиткалар бирелде.
Мастер-классны алып баручы балаларга эш алымнарын һәм техникасын күрсәтте, ә аннары бөтен процессны мөстәкыйль рәвештә кабатларга мөмкинлек бирде. Барлык катнашучылар да футболкалардагы төсле һәм уникаль рәсемнәрне ничек ясарга, мондый эшне ничек төгәл һәм ышанычлы башкарырга икәнен белә алдылар. Чарада катнашучылар шулай ук футболкаларга язулар яза алдылар, бу балаларның футболкаларына уникальлек өстәде. Балалар эшләрен үзләрнә истәлеккә калдырдылар.
18 май көнне Әбде авылы мәктәбе укучылары өчен "Пионер иле" музей дәресе узды. Тәрбия эше буенча педагог-оештыручы И. Ф. Домолазова һәм Әбде авылы китапханәчесе мәктәп музеенда булдылар.
Бу көн гаиләнең күпсанлы проблемаларына игътибар итүне максат итеп куя. Халыкара гаилә көне уңаеннан 15 май көнне Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре күп китап укучы һәм 58 ел бергә гомер итүче Гомәровлар гаиләсен өйләренә барып бәйрәм белән котладылар.
Шармыш авыл китапханәсендә Гаилә елына багышланган «Бөтен гаилә белән китапханәгә» акциясе узды, аның максаты — гаилә уку традицияләрен торгызу һәм балалар һәм ата-аналарны китапханәгә җәлеп итү. Биредә өлкәннәр һәм яшь укучылар катнашты. Бу көнне һәркем үз күңеленә хуш килгән китап һәм шөгыль тапты. Китапханәче катнашучыларны яңа кайткан әдәбият белән таныштырып әңгәмә үткәрде.
Ул «Күп мәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» исеме астында үтте.