Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!”акциясе оештырылды. Авыл халкы шәхси китапханәләрдән үзләре укыган китапларны бүләк итеп китерделәр. Бу акциянең максаты - алдынгы технологияләр заманы килүгә дә карамастан, китаплар бүләк итү бик матур һәм кирәкле күренеш икәнен халыкка аңлату иде. Акциядә җыелган китаплар киң катлам укучыларга тәкъдим ителәчәк, ә балалар китаплары - Алан балалар бакчасына бүләк итеп биреләчәк.
Күргәзмәгә классик роман жанрында иҗат иткән язучылар - У. Шекспирның «Ромео и Джульетта», В.Гюгоның «Собор Парижской Богоматери» һәм башка рус һәм чит ил язучыларының мәхәббәт темасын яктырткан романнары куелды.
Күргәзмәгә Рәфкат Кәраминең “Очар кошлар белән янәшә”, “Гомер яшәр өчен”, “Өзелгән чәчәк”, “Яратуың чынлапмы” һәм башка әсәрләре куелды. Аның халык тормышын тирәнтен чагылдырып язылган әсәрләре күп меңләгән укучылар күңелендә үз урыннарын таптылар.
В честь празднований Дня зимних видов спорта 2017, которые пройдут по всей стране 11 февраля, приглашаем принять участие во Всероссийской интернет - кампании: «Олимпийское признание», обратившись к любимым олимпийским чемпионам и прославленным спортсменам со словами признательности и получить их ответ!
Подарить себе радость общения с великими победителями очень просто! Для этого необходимо зайти на сайт СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ и, указав любимого спортсмена, написать слова поддержки их самоотверженному труду в стремлении побеждать. Загрузить свою фотографию, видеообращение или картинку, посвященную герою своего обращения и опубликовать признание.
Шул уңайдан ,Алан авылы китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!”акциясе оештырылды.Авыл халкы шәхси китапханәләрдән үзләре укыган китапларны бүләк итеп китерделәр. Бу акциянең максаты-алдынгы технологияләр заманы килүгә дә карамастан, китаплар бүләк итү бик матур һәм кирәкле күренеш икәнен халыкка аңлату иде.Акциядә җыелган китаплар киң катлам укучыларга тәкъдим ителәчәк ,ә балалар китаплары- Алан балалар бакчасына бүләк итеп биреләчәк.
Бигрәк тә, балалар сәламәтлеге өчен грипп зур куркыныч тудыра. Гриппны дәвалауга караганда, аны булдырмый калуы җиңелрәк. Шуңа күрә, һәркем иң гади профилактик чараларны булса да үтәргә тиеш. Максабаш балалар бакчасында гриппны булдырмау чаралары, аны дәвалау турында сөйләшү булып узды. Бу очрашуда әти-әниләр дә катнашты.
Сәламәт булыгыз!
14 февраль көнне Олы Мэтэскэ балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп , "Юлда йорсэн бул олгер" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла. Дәресне карарга әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р. килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәтте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
Узган атна дәвамында Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Гайнуллина М.В. белән берлектә бакчада эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәрләре белән таныштылар. Шәфкать туташы балаларга үзенең бүлмәсен, җиһазларын күрсәтте, инструментлары турында сөйләп үтте. Кер юу бүлмәсендә балалар урын-җирләрне, сөлгеләрне кемнәр юганын һәм үтүкләгәнен белделәр. Кухняда пешекчеләр аларга ничек итеп иртәнге, көндезге ашларны, салатларны һәм тәмле камыр ризыкларын ничек пешерүләре турында сөйләделәр. Шулай ук атна дәвамында балалар төрле һөнәрләргә багышланган уеннар уйнадылар. Атна ахырында тәрбиячеләре Гайнуллина М.В. балалар белән “Нинди һөнәр яхшырак?” темасына йомгаклау әңгәмәсе үткәрде.
Балаларны татар һәм рус теленә өйрәтү сыйфатлы, уңышлы булсын һәм өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, укыту-методик комплектында тупланган материалларны тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперименталь эшләр, кисеп ябыштыру, музыка эшчәнлекләрендә кулланалар. Балалар тәрбияченең сөйләмен игътибар белән тыңлыйлар, сорауларга дөрес итеп җавап бирәләр.