Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!”акциясе оештырылды. Авыл халкы шәхси китапханәләрдән үзләре укыган китапларны бүләк итеп китерделәр. Бу акциянең максаты - алдынгы технологияләр заманы килүгә дә карамастан, китаплар бүләк итү бик матур һәм кирәкле күренеш икәнен халыкка аңлату иде. Акциядә җыелган китаплар киң катлам укучыларга тәкъдим ителәчәк, ә балалар китаплары - Алан балалар бакчасына бүләк итеп биреләчәк.