Күргәзмәгә Рәфкат Кәраминең “Очар кошлар белән янәшә”, “Гомер яшәр өчен”, “Өзелгән чәчәк”, “Яратуың чынлапмы” һәм башка әсәрләре куелды. Аның халык тормышын тирәнтен чагылдырып язылган әсәрләре күп меңләгән укучылар күңелендә үз урыннарын таптылар.