Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча ачык дәрес.

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

14 февраль көнне Олы Мэтэскэ балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп , "Юлда йорсэн бул олгер" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү,  уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла.  Дәресне карарга әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р. килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәтте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International