Гаилә Россия дәүләте өчен төп кыйммәтләрнең берсе булып тора. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Халыкара гаилә көнендә Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә иң күп китап укучы гаиләләр белән “Гаиләм – җылы учагым” дигән очрашу үтте. Очрашуда катнашучыларга “Яхшы тәрбия – иң яхшы мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәгъдим ителде.
Бәйрәмгә 40 елдан артык бергә яшәүче ирле-хатынлы парлар чакырылган иде. Алар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, конкурсларда, кызыклы уеннарда актив катнаштылар: мәкальләр җыйдылар, гаилә һәм аның кыйммәтләре, шәҗәрәләр турында табышмаклар чиштеләр. Очрашу вакытында катнашучылар “Гаилә нәрсә ул?" дигән сорауга җавап эзләделәр. Һәр кешенең язмышында әниләр һәм әтиләрнең мөһим роле искә төшерелде, балаларга дөрес тәрбия бирү, аларны әхлаклы итеп үстерү сораулары буенча фикер алыштылар. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.
15 май – Халыкара Гаилә көне кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә “Бар да гаиләдән башлана” дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Әлеге чарада “Яшь гаилә” клубы әгъзалары катнашты.
Ә 15 май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы.
Җиңү бәйрәме көне уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә "Батырлар онытылмый" дип исемләгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче, балаларга Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашлар турында, җиңү өчен көрәшкән сугыш каһарманнары турында сөйләде. Шулай ук сугыш ветераны Сабирзянова Таисия Павловнаны да искә алып үттеләр. Аннары китапханәче сугыш темасын яктырткан хикәяләр укыды. Чара вакытында укучылар сугыш каһарманнарының һәм гади солдатларның батырлыклары турында фикер алыштылар.
Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безне 1945 елның 9 маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.
7-9 май көннәрендә Айдар авыл китапханәсе китап укучылар өчен “Җиңү белән җитәкләшеп атлый яралы хәтер” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте. Күргәзмәдә сугыш чоры вакыйгалары турында әдәби әсәрләр, авылдашларыбызның, райондашларыбызның сугышчан юлын чагылдырган китаплар, истәлекләр, төрле кул эшләнмәләре тәкъдим ителде.
21 майда Теләче стадионында 2012-2013 һәм 2014-2015 елларда туган егетләр арасында футбол буенча «Күн туп» республика ярышларының муниципаль этабы узды.
Эбру сәнгате нидән гыйбарәт соң? Гади генә әйткәндә, махсус эбру буяулары белән суда рәсем ясауда. Әмма су да гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Суны дөрес итеп ясау да зур осталык сорый. Рәсем ясалып беткәч, су өстенә кәгазь салып, аны сак кына «тартып» чыгаралар. Рәсем кәгазьгә күчә, ә су чиста кала. Мондый гадәти булмаган мастер класс зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Әлеге чарада катнашучылар белгеч Нуртдинова Рәзинә Сәлимовна җитәкчелегендә оригиналь, искиткеч матур рәсем ясауның бөтен процессын өйрәнделәр.
Районыбыз данын Шәтке урта мәктәбенең кызлар командасы яклады. Алар турнирның көмеш призерлары булдылар. Җитәкчесе Гөлфия Мөхәммәтвасил кызы. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләсе сезонда зур җиңүләр телибез!
Казан шәһәрендә 2010 -11, 2012-2013 нче елгы кызлар һәм егетләр арасында "Мәктәптә футбол лигасының" зона этабы үтте. Әлеге ярышларда Теләче урта мәктәбенең егетләр командасы 3 нче урынга лаек булды. Ә 2010-11 нче елгы кызлар командасы уенда җиңеп, 27-28 май көннәрендә Казанда үтәчәк финал уеннарына юллама отты. Җитэкчеләре Рафил Хәкимов. Кызларга уңышлар телик!