18 нче май көнне, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Баландыш авыл китапханәсендә “Гаиләнең тоткасы - хатын-кыз” дигән тематик чара оештырылды. Бу чарага “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар чакырылды. Очрашуда төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләнде, гаилә тарихлары сөйләнелде. “Матур әдәбиятта гаилә темасы” дигән күргәзмә куелды.
8 май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг һәм "Бөек Җиңү даны сүрелмәс" дип исемләнгән бәйрәм концерты үкәрелде. Чара Ю. Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ф. Р. Махмутов һәм Максабаш авылы имамы Тимершәех хәзрәт Усманов хәер фатыйхасы бн башланып китте. Максабаш башлангыч мәктәбе белән берлектә оештырылган әлеге чарада сугыш һәм җиңү турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Соңыннан илебез тынычлыгы өчен көрәшкән мәрхүм авылдашлар бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәл янына веноклар куелды.
Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".
Бу фаҗигале вакыйгалар бездән ераграк киткән саен, безнең тарихыбызны саклаган сәнгать әсәрләре кыйммәтлерәк урын алып тора. Җиңү көне уңаеннан Казаклар авыл китапханәсендә «Батырлык ул – рухи матурлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә укучыларга үз илеңнең тарихын белү әһәмиятен күрсәтүгә һәм җирдә тынычлык өчен көрәшкән ватандашларыбызга рәхмәтләребезне мәңгегә йөрәктә саклауга юнәлдерелгән.
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
Районнын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
“Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” Халыкара акциясе-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә укуга, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итү буенча зур масштаблы чара.
Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлана. Георгий тасмасы - ул дөньяны фашизмнан коткарып калучыларга - хәтер символы; фронт өчен барысын да биргән кешеләргә -рәхмәт билгесе, ветераннарга- хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен- горурлык символы. Безнең киемне бизи торган Георгий тасмасы аерым горурлык хисе тудыра. Бәйрәм көннәрендә күкрәкнең сул ягында Георгий тасмасын элмәк һәм бант рәвешендә бәйләү һәм горур рәвештә йөртү традициясе бар. Бу тасмаларга карап, һәркем үз Героен искә ала, чөнки Россиядә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Җиңүчеләр турында тарихи истәлекләрне саклап калу безнең изге бурычыбыз.
7 май көнне Бөек Җиӊүнеӊ 79 еллыгы уӊаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдәге китаплар аша Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш көнкүреш вакыйгаларын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.
8 нче май көнне, Иске Җөри авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингка авыл халкы һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм педагоглар, авыл советы, мәдәният йорты хезмәт коллективлары җыелды. Бәйрәмне сугыш чоры балаларын үзенең котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. башлап җибәрде. Сугыш чоры баласы Галиуллин Илгиз Галиуллович сугыш вакытында күргән авырлыклар турында сөйләде. Бәйрәм укучыларның җырлары, шигырь, биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәм тантанасы ахырында һәйкәл-обелискка чәчәкләр куелды.