ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

8 май көнне, Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә, мәктәп, авыл җирлеге белән берлектә, Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дип исемләнгән тантаналы чара үткәрелде. Кунакларыбыз үзләренең авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп укучылары тәкъдим иткән концерт программасы карадылар. Соңыннан обелискка веноклар салынды.

Әлеге билгене дөрес итеп беркетү һәм тагу буенча киңәшләр бирелде.
 Георгий тасмасы – дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һәлак булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңү өчен горурлык һәм фронт өчен барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.

Илебез өчен Бөек бәйрәм, Җиңү көне алдыннан Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре батырлар һәйкәле янында "Тыныч булсын күгебез" дигән бәйрәм чарасы оештырдылар. Чара барышында авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р. Ш. һәм мәктәп директоры Ю.Р. Хуҗин тантаналы чыгыш ясадылар. Тематик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Традиция буенча, бу сугышта һәлак булганнарның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм һәйкәлгә Ватаныбызны коткарган өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә дан таҗы салдылар.

Митингта   тыл ветераннары, афган сугышы ветераннары, мәдәният хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.

Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Соңыннан мәдәният йортында бәйрәм концерты булды. Китапханәдә сугыш чоры балалары һәм СВО да катнашучыларның әтиләрне белән чәй табыны артында очрашу- кичә үткәрелде. 

Шәтке авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды. Акциядә Шәтке  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Күргәзмә-инсталляция әзерләнде, анда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында китаплар һәм балаларның кул эшләре тәкъдим ителә. Җиңү көненнән ничә ел узса да, китаплар һәм тарихи документлар безгә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына шаһит булган буынның батырлыкларын онытырга мөмкинлек бирмәячәк.

“Георгий тасмасы” - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. 

  Акция үткәрү алдыннан 6 май көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  берләшмәләргә йөрүче балалар белән   Георгий тасмасы белән брошкалар ясадылар.

  Әлеге чара Бөек Ватан сугышының тарихын саклап калу, безнең өчен гомерләрен кызганмаган әби-бабаларыбыз белән горурлану, үзебезнең аларның варислары булуыбызны онытмау максатыннан үткәрелә.

8 май көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Энҗе Мөэминованың 100 еллык юбилеена багышланган “Әниләргә һәм әниләргә” дигән әдәби сәгать булып узды. Әлеге чарада катнашучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә, тылда әниләр, сабый балалар илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямыйча эшлиләр.

Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә, веноклар куелды. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә  саклана.

Баландыш авылы үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл халкы митингка килгән иде, чөнки һәр кеше өчен Җиңү көне быелгы иң әһәмиятле, кадерле бәйрәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International