7 май көнне "Батыр" спорт комплексы базасында Мәктәп Лигасының тэг - регби буенча сайлап алу ярышларының муниципаль этабы узды.». Анда гомуми белем бирү учреждениеләреннән 17 команда катнаша. Ярыш нәтиҗәләре:
1-2 сыйныфлар арасында 1 урын - Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 һәм 3 урын –Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе
3-4 сыйныфлар арасында 1 урын – Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 һәм 3 урын –Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе. 1 урынны алган командалар республика этабында катнашачак.
Бөек Җиңү көне алдыннан Теләче районы китапханәчеләре «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды һәм китапханә тәрәзәләрен Җиңүнең төп символлары – йолдызлар, тасмалар, язулар, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәде.
8 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучыларына “Халкыбыз батырлыгы мәңгелек” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Бу чарада балалар халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы турында тыңлап, Ватаныбыз өчен горурлык хисләре кичерделәр. Ахырдан укучылар бик теләп сугыш турындагы һәм әдәби әсәрләрне өйләрендә уку өчен яздырып алдылар.
8 май көнне Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан “Йөрәкләрдән үтә Җиңү сүзе, батырларны барлый замана” дигән исем белән мәдәният йортында бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, Ветераннар советы рәисе, авыл җирлеге хезмәткәрләре, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, район вәкилләре катнаштылар. Котлаулар, мәктәп балаларының чыгышы булды,сугыштан исән кайтмаучылар истәлегенә венок салынды. Шулай ук китапханәдә “Бөек батырлык - тарих түрендә” дигән исем белән күргәзмә дә эшләнде.
Ярышларда шулай ук Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Каты һәм киеренке көрәш нәтиҗәсендә алар дүртенче урынны алдылар. Спортчыларыбызга алга таба да уңышлар телибез.
Бөтен Россия буенча 1 майдан 9 майга кадәр «Җиңү тәрәзәләре» акциясе старт алды, анда катнашу бәйрәм хисе тудыра, сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренең гомерләре бәрабәренә җирдә тынычлык торгызылган сугышчыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтләрен күрсәтә. Бөтен ил буенча меңләгән тәрәзәләр «РӘХМӘТ” әйтерләр. Шәтке китапханәсе дә 7 май көнне әлеге акциягә кушылды.
Алан авылы китапханәсенең укучылары "Самара өлкәсе Балалар китапханәсе" тарафыннан унбишенче тапкыр үткәрелүче «Читаем детям о Великой Отечественной войне» Халыкара акциясенә кушылдылар. Бу чарада укучылар үз яшьтәшләре - яшүсмер геройлар турында язылган китаплар белән таныштылар.
Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. 7 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылдагы иң өлкән кеше, сугыш чоры баласы Сафин Альберт абый белән очрашуга бардылар. 79 нчы Җиңү язын каршыларга җыенабыз.
Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Укаучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар бер минут тынлык белән искә алынды.
Җиңү көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм ата-аналар район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында кунакта булдылар.