Алан авылы китапханәсенең укучылары "Самара өлкәсе Балалар китапханәсе" тарафыннан унбишенче тапкыр үткәрелүче «Читаем детям о Великой Отечественной войне» Халыкара акциясенә кушылдылар. Бу чарада укучылар үз яшьтәшләре - яшүсмер геройлар турында язылган китаплар белән таныштылар.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 79 ел узса да, сугыш хатирәләре, туган җиребезне, туган илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылырга тиеш түгел. Бөек Җиңү көнен каршылаган көннәрдә укучыларга патриотик рухтагы китаплар укырга, фильмнар карарга тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышына катнашкан солдатларны укучылар бер минут тынлык белән искә алдылар.