«Дөнья балалары сугыш балаларына»

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм ата-аналар район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында кунакта булдылар. Очрашуның темасы  «Дөнья балалары сугыш балаларына»дигән исем астында узды. Зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре үз тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Саетова Д.Р. һәм  музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р җитәкчелегендәге  концерт программасын тәкъдим иттеләр, балалар шигырьләр һәм җырлар башкардылар, матур итеп биеделәр.  Район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре  йортының кечкенә һәм уңайлы залында хөкем сөргән мизгелләр беркемне дә битараф калдырмады: хәтер музыкасы һәм төрле буыннарның очрашу шатлыгы тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр хәтерендә калачак. БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ, БЕЗ ГОРУРЛАНАБЫЗ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International