Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә анын тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.
Элеге берлэшмэгэ йоруче балалар шигырьлэр, хикэялэр язалар. рэсем ясыйлар. Балалар очен "Яшь калэм" дип исемлэнгэн газета чыгарыла башлады. Газета битләрендә берләшмә членнарының шигырь, хикәяләре тупланды.
Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Ә иң аянычы шул: ел саен юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңнән артык бала тән җәрәхәте ала.
Бу юнәлештә безнең Теләче 3 нче балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Аның өчен аерым ПДД бүлмәсе дә булдырылган, тәрбиячеләр балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен шунда да үткәрәләр, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла, интерактив такта, өстәл-планшетлар кулланыла . Балалар белән саф һавада булганда, экскурсиягә чыкканда, төрле хәрәкәтле уеннар оештырганда да төп игътибар шуңа бирелә.
Әлеге фестивальгә әзерлек тулы куәте белән барды, әңгәмәләр уздырылды, рус халкының гореф- гадәт, уен –йолалары барланды.
Дәресләрдән соң укучылар хоккей мәйданчыгында тимераякта шуалар, хоккей уйныйлар. Мәктәп янында чаңгы трассасында физкультура дәресләрендә, дәресләрдән соң да чаңгыда шуалар.
12 нче январь - күренекле француз язучысы Шарль Перронын туган көне иде. Ул балаларга "Красная шапочка", "Кот в сапогах", "Золушка", "Мальчик-с-пальчик", "Спящая красавица" һәм башка шундый кызыклы әкиятләр аша таныш. Аның әкиятләрен укымаган яки телевизор экраннарыннан карамаган бала сирәктер.
Без дә башлангыч сыйныф укучылары белән Шарль Перроның туган көне уңаеннан класстан тыш чара үткәрдек. Балаларны язучының биографиясе белән таныштырдык, әкиятләреннән өзекләр карадык. Ахырдан әкият геройларын сурәтләп рәсемнәр ясадык.
Кышлаучы кошларга кышны үткәрү бик кыен. Кошларны ачлык куркыта. Бозлавыкта, кар өсләрен, ботакларны боз әлпәсе каплаганда, хәтта тиктормас чыпчыклар да азык таба алмый. Хәлсезләнгән кошлар һәлак була. Салкын кышта 10 песнәкнең 1се генә исән кала. Шуңа күрә кошларга бу кыен чорда ярдәм кирәк. Кышлаучы кошлар турында мәгълумат туплап, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары “кошлар ашханәсе” булдырдылар. Алар әти- әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап мәктәп участогына, үзләренең сыйныф тәрәзәсе каршысына элделәр.Кошларны чиратлашып ашатырга булдылар.
Срок ответа на запрос необходимых сведений для кадастрового учета и регистрации прав сократился. Новая редакция закона «Об организации предоставления государственных и муниципальных услуг» отвела для ответа два дня. Если раньше, например, в рамках межведомственного информационного взаимодействия по запросу специалистов кадастровой палаты муниципалитеты должны были предоставить распоряжение об изменении вида разрешенного использования земли в течение пяти рабочих дней, то сейчас значительно быстрее. Таким образом, законодатель сократил и сроки проведения учета.
14 декабрь көнне Яр Чаллы шәhәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе 36 нчы номерлы инновацион технологияләр лицей-интернатында "Яшь профессионаллар" республика чемпионатыныӊ JuniorSskills стандарты буенча сайлап алу ярышлары булып узды. Бу ярышларда Телэче районыннан Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинов Руслан Раисович җитәкчелегендә Абдуллин Заһид һәм Зиннатов Азат(Теләче) катнашып кайттылар.