ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Алар “Алладин һәм повелителть огня” шоу – спектаклендә булдылар. Артистлар  уеныны, аларның  костюмнарына, зал бизәлешенә сокландылар. Бу мероприятияне оештыручыларга балалар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

Мәктәп китапханәсе укучылар өчен зур чыганак булып тора. Нинди сорауга җавап, нинди мәгълүмат кирәк булса да, укучылар һәрдаим Фәнүсә Габделбаровнага мөрәҗәгать итәләр. Ул үзенең акыллы киңәшләре белән укучыларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Менә бүген дә 1 нче сыйныф укучылары китапханәгә сәяхәт ясадылар. Китапханәче балаларны  китапларның килеп чыгу тарихы һәм китап уку кагыйдәләре белән таныштырды, китап турында табышмаклар һәм мәкалләр әйтте, аларны саклау буенча киңәшләр бирде. Укучылар китапханәгә сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Педагогларыбызның һөнәри осталыкларын сынау максатыннан, республикабызда “Ел укытучысы-2017” конкурсы игълан ителгән иде. 18 нче гыйнвар көнне конкурсның район туры үтә. Бу конкурсның финал өлешендә укытучыларыбызның иң-иңнәре генә катнаша. Финалистлар арасында безнең коллегабыз Мингазова Д.Н. да бар. Олы Мишә урта мәктәбе данын яклаучы хезмәттәшебезгә  иҗади уңышлар, күңел көрлеге теләп калабыз.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәткәрләргә хезмәт хакы исәпләу һәм туләугә анализ ясау шуны курсәтә, агымдагы елда район буенча бер кешегә уртача айлык хезмәт хакы 16267 сум туры килә. Игенче хуҗалыгында 19615 сум , Алан хуҗалыгында 17563 сум. һәм Тан хуҗалыгында 17542 сумны тәшкил итә. Югарыда санап кителгән  хуҗалыклар авыл хуҗалыгы продукциясен кубрәк җитештеругә генә тугел, ә хезмәткәрләргә югары хезмәт хакы туләугә дә зур игътибар бирәләр. Бу хуҗалыкларда хезмәт хакы турыдан-туры житештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең куләменнән һәм сыйфатыннан тора.

Балалар юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, төрле уеннар уйнадылар, ребуслар чиштеләр, төрле сорауларга җавап бирделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү төп фәннәр кебек үк бик мөһим. Юлда йөргәндә сак бул!.

Бакчабызга авыл  китапханәчесе Галимуллина Кәүсәря апабыз кунак булып килде.Ул үзе белән күп кенә язучыларның балалар өчен язылган яңа хикәяләрен, шигырьләрен алып килгән иде.Балаларны шулар белән таныштырып, берничә хикәя һәм шигырь укып китте, балаларга китапны яратырга,аны чиста,пөхтә итеп сакларга кирәклеген әйтте.

  Разил Вәлиев - безнең республикабызда иң эзләнүчән һәм танылган язучыларның берсе булып санала.Ул башлангыч мәктәптә үк матур әдәбият белән шөгыльләнә, шигырьләр һәм хикәяләр яза, аның беренче шигырен район газетасы бастырып чыгара.                 Разил Вәлиевнең әдәби иҗатында бөтен төп жанрлар да куелган - поэзия, проза, драматургия. Разил Вәлиевнең шигырьләренең төп темалары - туган җир, табигать, әйләнә - тирә дөньяның язмышы.
  Соңыннан китапханәче китап күргәзмәсе янында әдәбияткә күзәтү үткәрде.

Биредә балалар белән берлектә саф һава астында төрле уеннар уйналынды, таудан чанада шуулар булды, күңелле ял ителде.

Милли йолаларны искә алу уңаеннан «Орчык өмәсе» темасына фольклор кичә күрсәтелде, концерт номерлары башкарылды. Кичә барышында «Авылым тарихы» темасына презентация күрсәтелде.

Бу истәлекле дата уңаеннан «Читаем Онегина»  дип исемләнгән халыкара мәдәни акция игълан ителде. Бу  “Әдәбият елы” порталы һәм А.С.Пушкин исемендәге Дәүләт музее белән берлектә оештырылган акция. Әлеге проектта Айдар авылы китапханәсе дә катнашты. Укучылар  танылган романнан үзләренә ошаган бүлекне яттан укыдылар, аларның чыгышлары видеога төшерелде һәм  яхшырак дип табылган Фәнзия Фаляхованың эше  конкурсны оештыручылар порталына җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International