Әлеге дата уңаеннан, “Онегинны укыйбыз” дип исемләнгән зур масштаблы халыкара мәдәни акция башланып китте. Акцияны А.С. Пушкинның Дәүләт музее белән берлектә, “Әдәбият елы” порталы оештыра. Шәтке авылы китапханәсендә дә шул уңайдан, китап укучылар “Онегин”әсәреннән өзекләр укыдылар. Акциянең барлык таләпләрен үтәп, чыгышлар видеога яздырылды. Иң яхшы дип табылган Алинә Галимуллина язмасы порталга җибәрелде.
Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 12(декабрь) санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.
14 январь көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре, авылы үзешчәннәре белән берлектә "Моңнар агыла туган якта" сәнгать бәйгесе кысаларында тамашачылар хозурына, "Нардуган " халык фольклор ансамбле "Нардуганда кич утыру", ә яшьләр Иске Яңа елда "Су китерү" йоласын күрсәттеләр. Тамашачылар элеге концерны җылы кабул иттелэр.
Балаларны тормыштан һәм сәнгать әсәрләреннән матурлыкны күрә белергә өйрәтү, һәр нәрсәгә эстетик башлангыч кертүне тәрбияләү, үз көче белән матурлык тудырырга өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү-болар безнең аша, ягъни балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына куела торган бурычлар. Балаларны эстетик яктан тәрбияләүнең бер өлеше ИЗО занятияләрендә тормышка ашырыла. Кисеп ябыштыру сәлате балаларның тирә-юньнән, тормыштан алган тәэсирләрен чагылдырырга ярдәм итә, аларда гаҗәпләнү, шатлану хисләре тудыра.
13 нче январь көнне Баландыш авыл китапханәсе "Оста куллар" берләшмәсенә йөрүчеләрне юмарт өстәлләр белән каршы алды. Кунакларны Кыш Бабай һәм кар кызы, бәйрәмчә бизәлгән китапханә һәм күңелле музыка каршы алды. Кыш Бабай һәм кар кызы җыелучыларны бәйрәм белән котлады .Шаярып, биеп һәм уйнап вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Бәйрәмнән җылы истәлекләр калса,киләчәккә кыю өметләр һәм планнар корылды.Китапханәче Яңа елда барлык укучыларга да тынычлык, иминлек яңа кызыклы китаплар белән очрашулар теләде.
Барлыгы 10 команда,150 яшь көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Гыйниятуллин Илдар җитәкчелегендә безнең районнан 3 көрәшче чыгыш ясады: Белоусова Виктория, Салимова Анастасия, Гыйниятуллина Гүзәлия.
Көрәш нәтиҗәләре буенча:
Белоусова Виктория-3 урында
Гиниятуллина Гүзәлия-3 урында
Шушы авылда туып үсеп, бүгенгесе көндә төрле авыл һәм шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз да бик күп кайткан иде әлеге бәйрәмгә. Кичә төрле уеннар, җыр-биюләр белән аралаштырып табын артында алып барылды.”Бер күрешү-үзе бер гомер” дип исемләнгән авылдашлар очрашуы озак елларга халык хәтерендә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр.
Балаларның китап, газета – журналлар уку теләкләрен арттыру максатынна татар теле һәм әдәбияы укытучысы Хәйретдинова Я.Р. укучыларны мәктәп китапхансендәге яңа китаплар белән таныштырды. Китапханәче апалары Нигматзянова Л.И. балаларга китапларны саклап тотарга кирәклеген аңлатты. Укучылар өйләренә укырга яңа китапларны алдылар.
Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Авыл җирлегенең усеше, ирешкән эшләре, киләчәккә планнары белэн таныштырды. Шулай ук, Олы Мишә мәктәбе директоры Сафин А.С. , Олы Мишә балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р., Фельдшер – акушерлык пункты мөдире Яруллина А.Р., һәм башкаларның чыгышлары тыңлап утелде. Соңыннан, Теләче районы башлыгы Зарипов И.Ф. Теләче районында башкарылган эшләр, киләчәккә планнарын әйтеп узды. Авыл җыены Олы Мишә авыл активларын бүләкләү белән тәмамланды.
Бу көнне авыл үзешчәннәре халык хөкеменә «Май чабу бәйрәме» фольклор күренешен тәкъдим итте.