Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Авыл җирлегенең усеше, ирешкән эшләре, киләчәккә планнары белэн таныштырды. Шулай ук, Олы Мишә мәктәбе директоры Сафин А.С. , Олы Мишә балалар бакчасы мөдире Миннебаева Д.Р., Фельдшер – акушерлык пункты мөдире Яруллина А.Р., һәм башкаларның чыгышлары тыңлап утелде. Соңыннан, Теләче районы башлыгы Зарипов И.Ф. Теләче районында башкарылган эшләр, киләчәккә планнарын әйтеп узды. Авыл җыены Олы Мишә авыл активларын бүләкләү белән тәмамланды.