Балаларны тормыштан һәм сәнгать әсәрләреннән матурлыкны күрә белергә өйрәтү, һәр нәрсәгә эстетик башлангыч кертүне тәрбияләү, үз көче белән матурлык тудырырга өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү-болар безнең аша, ягъни балалар бакчасы тәрбиячеләре алдына куела торган бурычлар. Балаларны эстетик яктан тәрбияләүнең бер өлеше ИЗО занятияләрендә тормышка ашырыла. Кисеп ябыштыру сәлате балаларның тирә-юньнән, тормыштан алган тәэсирләрен чагылдырырга ярдәм итә, аларда гаҗәпләнү, шатлану хисләре тудыра.