5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Матурлык, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сафлык, гаделлек, зирәклек кебек күркәм сыйфатларны үзләренә туплаган әлеге һөнәр ияләре районыбызда да тирән ихтирам белән хөрмәтләнде.
Теләче районының кабат оешуына 25 ел тулу уңаеннан 5 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау, горурланырлык язучылары, данлыклы кешеләре белән танышу максатыннан “Туган ягым-Теләче”дип исемләнгән информацион сәгать уздырылды.
Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Давлетшина А.Н. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар,узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырды.Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы буенча 41 нче номерлы матди ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Нигъмәтҗанов Ф.В. әти-әниләргә балалар бакчалары өчен түләүнең төп һәм өстәмә конпенсациясен кайтару өчен электрон рәвештә гаризалар тутыру тәртибе турында аңлатып үтте.Өлкән тәрбияче әти-әниләрнең гаиләдәге роле турында сөйләде, аларга киңәшләрен бирде. Педагог-психолог Хабирова Ф.Ф., татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М., музыкаль белем җитәкчесе Терло Э.В. үзләренең балалар бакчасында алып барыла торган эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Шулай ук җыелыш барышында әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларын биреп үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Фестивальдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Агыйдел» татар фольклор ансамбле, «Нардуган» керәшен халык ансамбле, «Сударушка» рус халык ансамбеле (җитәкчеләре Поташова А.Б.) катнашты. Алар тарафынан башкарылган «Халык дуслыгы» номерын жюри членнары югары бәяләде.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.
Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!
Укучылар 1 ай дэвамында алган белемнэрен эти-энилэр, сыйныфташлары алдында курсэтеп имтихан тоттылар. Ахырдан хэрберсенэ "Юный талант" медале бирелде.
4 октябрь көнне «Теләче» һәм «Спутник» командалары арасында хоккей уеннары узды. Уен нәтиҗәсе: 4:2 – “Теләче” командасы файдасына.
Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә аның иҗатын яктырткан "Ак кәгазьгә күчте әйтер сүзем!." дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Саҗидә Сөләйманова иҗаты татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Аның шигырьләре халык җырлары кебек йомшак, аһәңле, самими. Шуңа күрә алар тәэсирле, үтемле.
Бу чара шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышудан башланды. Мондый укулар аралашу культурасына өйрәтә, китап укучыларны рус халкының һәм барлык кешелекнең мәдәни мирасы белән кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә.
Бу мәдәни чара Арча мәдәният йортында узачак .