5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Матурлык, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сафлык, гаделлек, зирәклек кебек күркәм сыйфатларны үзләренә туплаган әлеге һөнәр ияләре районыбызда да тирән ихтирам белән хөрмәтләнде. Буген район культура йортында бу бәйрәмгә багышланган кичә үткәрелде. Укытучыларны районы башлыгы И.Ф.Зарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.В. Карпова, ветераннар советы председателе М.М.Газизов котладылар, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә барысына да сабырлык, сәламәтлек, бәхет, киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр һәм мәгариф өлкәсендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Баландыш төп мәктәбе укытучылары: Заббарова Г.Н., Зайнуллина Р.Х., Хасаншина Р.Ф., Тимербайева Ф.М. , Мубаракшина Ф.Г., Закирова В.И. да булуы безне бик куандырды.
Барлык укытучыларны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бәхетле булыгыз!