Күкчә авыл китапханәсендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 90 ел булу уңаеннан: “Көзге салкын көннәрдә моң керсен күңелләргә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдән 5 укучы файдаланды.
Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Саҗидә Сөләймәнова – Г.Тукай, Х.Туфан традицияләрен дәвам итүче шагыйрә. Аның иҗаты татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Әсәрләре ачык, гади, аңлаешлы.
Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәли.Киләсе елда да бакчабыз шау чәчәккә күмелсен, тормышыбызны ямьләндерсен өчен ,бакчабызда әзерлек эшләре башланды. Бу юлы без орлыкны балалар белән түгел, ә эшчеләр белән җыярга булдык. Орлыклар бик вак. Орлыкларны киптереп, савытларга урнаштырып кышкы саклауга куйдык.
4 нче октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 5 нче сыйныф әти-әниләре белән очрашу үтте. Бу чираттан тыш ата-аналар җыелышы ,5 нче сыйныф укучыларының, мәктәпкә адаптация чорының ничек үтүен тикшерү максатыннан оештырылды. Сыйныф җитәкчесе әти-әниләр белән сөйләште. Җыелыш ахырында әти-әниләр анкета тутырдылар.
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан безнең Шәтке балалар бакчасында бәйрәм чарасы узды. Балалар үзләренең кадерле әби-бабаларына бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр,бәйрәм белән котладылар.Бәйрәм чарасы бик күңелле узды.
Бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мониторинг уздырылды. Район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия балаларның белем дәрәҗәсен тикшерде. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты -Саетова А.Н., психолог Хазипова С.Н., логопед-Шаймарданова М.Н., рус теле белгече -Ярмиева З.М. бар иде. Комиссия балаларның белем дәрәҗәләрен тикшерде, рус теле буенча диагностика уздырды. Алар балаларга һм педагогларга үзләренең белем һәм тәрбия бирүдә кирәкле киңәшләрен бирделәр.
Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын дөрес укырга һәм язарга, матур итеп үз фикерен җиткерергә, яхшылыкны күңеленә сеңдерергә тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә,чын күңелдән аларның уңышына шатлана һәм горурлана. Бүген яраткан укытучылары өчен мәктәбебез укучылары концерт куйдылар. Әлеге бәйрәмнән барыбыз да уңай тәэсирләр белән таралдык.
Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан информирует, что неофициальное трудоустройство и «серая» зарплата» - главные причины маленькой пенсии в будущем.
В настоящее время основа будущей пенсии гражданина - это взносы работодателя на обязательное пенсионное страхование. Взносы в ПФР начисляются и уплачиваются только с официального фонда оплаты труда.
Работодатель, не заключивший трудовой договор и выплачивающий зарплату неофициально, в «конверте», лишает своих сотрудников социальных гарантий сегодня и достойной пенсии в будущем, поскольку на «серую» зарплату, не начисляются взносы в Пенсионный фонд на работника.
Укучылар укытучыларны бәйрәм белән котлап матур җырлар башкардылар, тәбрикләү сүзләре җиткерделәр. Бәйрәмгә ветеран укытучылар да чакырылган иде. Аларның бәйрәмдә катнашуы кичәбезгә тагын да ямь өстәде. Хөрмәтле укытучылар! Сезгә авыр да, мактаулы да хезмәтегездә зур уңышлар, сабырлык, тынычлык телибез.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә 2008 елдан башлап Казаклар авылының күчмә китапханәсе эшләп килә. Укучылар өчен китапханәгә экскурсияләр оештырыла. Китапханәче Рахматуллина А. Белән берлектә кызыклы чаралар үткәрелә. Бу уку елында да китапханәбез укучылар өчен кызыклы, яңа китаплар белән тулыланды. Укучылар китапларны укып кына калмыйлар, аларны саклап тотарга, таушалганнарын “дәваларга” да өйрәнәләр.