ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

В этот день в концертном зале Поволжской государственной академии физической культуры, спорта и туризма прошло пленарное Заседание Форума юных граждан. По итогам пленарного Заседания была принята и подписана резолюция, в которую вошли лучшие идеи и проекты активистов детского движения республики. Начальники отделов по делам молодежи всех муниципальных районов Татарстана, руководители детских объединений, активисты всех лет существования Региональной общественной организации «Совет детских организаций Республики Татарстан», а также сотни активных подростков собрались в этот день для совместной работы на пленарном Заседании.

Кичә Казанда VI Яшь гражданнар форумы узды. Форум ел саен яшьләрнең төп мәйданы буларак, нинди дә булса яшь кешегә һәм аның төркеменә үзенең проектын күрсәтергә һәм якларга, проектны тормышка ашырыр өчен фикердәшләрне табарга мөмкинлек бирә. Бу чарада безнең Баландыш төп мәктәбенең  7 сыйныф укучысы Шакирова Алисә  катнашып кайтты.

Төзелеш, балалар иҗаты буларак,безнең 3нче балалар бакчасында киң кулланыла, чөнки ул техник уйлау формалашуда булыша: аның аркасында бала график белем нигезләрен,  сызымнар, өлгеләр һәм эскизлар белән файдаланырга өйрәнә. Бала  үзе билгеләү ясый, үлчи, мөстәкыйль анализлап схема кора, ә бу исә аның математик һәм киңлек уйлауларын үстерә. Төзелеш баланы төрле материалларның сыйфаты белән таныштыра: төзелеш элементлары, кәгазь, катыргы, тукыма, табигый материал һ.б.; танып белү күнекмәләре һәм тикшеренү эшчәнлеге формалаштыра; техник һәм нәфис уйлап табуларга тарта.

Олы Мәтәскә балалар бакчасында  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мониторинг уздырылды. Район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия балаларның  белем дәрәҗәсен тикшерде. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты -Саетова А.Н., психолог Хазипова С.Н., логопед-Шаймарданова М.Н., рус теле белгече -Ярмиева З.М. бар иде. Комиссия балаларның белем дәрәҗәләрен тикшерде, рус теле буенча диагностика уздырды. Алар балаларга һм педагогларга үзләренең белем һәм тәрбия бирүдә кирәкле киңәшләрен бирделәр.

2016 елның 2 нче октябрь көнне Алан  авылында яшәуче  тыл ветераны  Камалиева Фәкига Камали кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәкига апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

2016 елның 3 нче октябрь көнне Комаровка авылында яшәуче  тыл ветераны  Сидорова Зинаида Николаевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фәкига апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Ярышта безнең укучыларыбыз Камалиев И, Шалканов А, Сагитов И,  Гилфанов С. призлы урыннар алып кайттылар.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

3 нче октябрь - Олы Мишә урта мәктәбендә укытучылар көненә багышланды. Иртәдән укучылар укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр. Атналык линейка шулай ук укытучыларга багышланды. Дәресләрне укучылар үзидарәсе алып барды. Укытучылар көне”Рәхмәт Сезгә, Укытучым! ” исемле әдәби музыкаль монтаж белән дәвам итте.Һәр сыйныф, җыр-биюләр аша, укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, рәхмәтләрен белдерделәр. Ветеран укытучыларыбызның бәйрәмдә катнашуы кичәбезгә тагы да ямь өстәде. Мәктәбебезнең укытучылары “Укытучылар көнен” чын мәгънәсендә бәйрәм хисе белән уздырдылар.

Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның әби-бабайлары чакырылган иде. Әлегедәй матур очрашу бакчабызда һәр елны үткәрелеп килә. Бәйрәмгә килгән әби-бабайларга, 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалардан башлап, барлык төркем балалары да шигырьләр , матур-матур җырлар, күңелле биюләр әзерләгәннәр иде. Берсеннән – берсе матур итеп киенгән балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар, яратып һәм сокланып карадылар өлкәннәр. Җыр-биюләрдән соң, әби-бабайлар чәй табынына уздылар.

Кадерле кешеләребез- әби,бабай, дәү әни, дәү әтиләребез яшь буынга үзләренең зирәк киңәшләрен биреп, балалары, оныклары янәшәсендә озак гомер кичерсеннәр. Өлкәннәргә бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакытта да якыннары тарафыннан игътибар һәм хөрмәт күрсәтелсен иде дигән теләктә калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International