3 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәре һәм педагог организатор Семенова С.В. тарафыннан А.С.Пушкинның әкиятләре буенча КВН уздырылды. Бу чара балаларның шагыйрь иҗаты турындагы белемнәрен ныгытты. Алар бөек рус классигы иҗат иткән әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Анда укучылар киләсе Укытучылар көне белән мөгалимнәрне котладылар. Укучылар тарафыннан кечкенә генә концерт куелды, чәчәкләр бәйләмнәре тапшырылды. Шулай ук бу линейкада армспорт ярышының призерларына һәм җиңүчеләренә грамоталар бирелде. Безнең мәктәп командасы икенче урынны яулады. АФӘРИН!
30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә “Татарстан өметләре” исеме астында бадминтон буенча Татарстан беренчелеге узды. Теләче районы командасы составында Баландыш төп мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады:
2007 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында парлы уенда:
Мөбәрәкшина Чулпан һәм Мөхәмәтшина Рәзилә- 3 урын;
Парлы уенда Гарипова Зөхрә - Ситдикова Камилә; Шакиров Наил - Шакиров Фаил парлары, ялгыз уенда Мөхәмәтшина Рәзилә, Мөбәрәкшина Чулпан беренче сигезлеккә керделәр.
Доньяда көз фасылы бик матур була,агачлар,гөлләр,һэм дэ хавалар узгәрә!30 сентябрь конне Зилэ Баева житәкчелегендэге "Сюрприз" бию төркеме укучылары табигать кочагында ял иттелэр.Төрле спорт уеннарында катнашып, табигатьнен матурлыгына сокланып кайттылар.
1 октябрь көнне районыбыз сәхнәсендэ әолкәннәргә багышланган концерт булып узды.Балалар иҗат узәгенен өстәмэ белем биру педагогы Зилә Баева бу чарада катнашып, районыбыз өлкәннәренә узенен яраткан биюләрен башкарды.
Монда бөтен көчен, белемен, яшьлеген һәм сәламәтлеген халыкка хезмәткә багышлаган кешеләр чакырылды. Кичә җырлар, шигырьләр, конкурслар белән барды. Соңыннан барысы да чәй табына артында кунак булдылар.
3 нче октябрь көнне Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә ”Сәламәтлек-зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучыларга дөрес тукланмау, көндәлек режимны сакламау, гигиена таләпләрен үтәмәү, аз хәрәкәтләнү һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләнде. Укучылар үзләре дә бик актив булдылар: сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр, уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. “Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, аны сакларга кирәк”, - дигән нәтиҗәгә килделәр.
Өлкәннәр чәй табыны артында күңелле концерт карап, үзара сөйләшеп бик күңелле утырдылар. Алан җирле үзидарә башлыгы Хазиев Әхмәт Габделгазиз улы, ООО “Алан” директоры Фәсхетдинов Хәбир Нуретдин улы, ветераннар советы рәисе Фаттахов Фәсхетдин Мифтахтдин улы өлкәннәрбезне бәйрәм белән котлап үттеләр.
Бәйрәмне Айдар авыл җирлеге җитәкчесе Хасаншин Хайрулла Шайхулович ачып җибәрде. Шулай ук бәйрәмгә килгән өлкәннәребез дә иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Олы Нырсы мәктәбе директоры Чернов Петр Александрович да әби-бабайларны бәйрәм белән котлады, аларга иң изге теләкләрен юллады. Бәйрәмнең икенче өлеше, мул табын өсәле артында үтте, Авыл җирлеге башлыгының, гармунда үзе уйнап җырлаганы табынны тагын да ямьләндереп, өлкәннәребезне яшәртеп җибәрде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә бик хуш килде, әби-бабайларыбыз рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп калдылар.