3 нче октябрь көнне Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә ”Сәламәтлек-зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучыларга дөрес тукланмау, көндәлек режимны сакламау, гигиена таләпләрен үтәмәү, аз хәрәкәтләнү һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләнде. Укучылар үзләре дә бик актив булдылар: сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр, уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. “Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, аны сакларга кирәк”, - дигән нәтиҗәгә килделәр.