ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Балаларның үз куллары белән ясалган яраткан әкият геройлары күргәзмәдә урын алды. Кулдан эшләнгән әйберләрне башкару техникасы төрле: оригами, чигү, пластилиннан, тозлы камырдан, агачтан һ.б. Усал Убырлы карчык, шат күңелле Йомрикмәк,  эшчән Көлсылу, куәтле Алтын балык, Сертотмас үрдәк, Укымышлы мәче сәләтле балалар кулында әйтерсең чып – чын җан иясенә әйләнәләр.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән ике иң яхшы эш, Республикакүләм балалар иҗаты бәйгесендә катнашачак, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне Казан шәһәре Республика балалар китапханәсеннән дипломнар һәм бүләкләр көтә.

Оста куллы хатын - кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак - түбәтәйләр, матур эскәтер - сөлгеләр, күкрәкчә - алъяпкычлар чиккәннәр. 1 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә яшь буынны хезмәт белән тәрбияләү максатыннан "Кул эшләре серләре" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде.

Бу кичәне әзерләүдә һәм уздыруда Күкчә авылы китапханәчесе дә актив катнашты.  Бәйрәм бик күңелле үтте, әби-бабайлар бик канәгать булып калдылар.

Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
  1 нче октябрь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветеран – өлкәннәребез белән очрашу кичәсе уздырдылр. Кичә табын артында, җылы сөйләшүләр белән үрелеп барды.

30 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә китапханәче Газизова Р.Ш. белән мәдәният йорты директоры Насибуллин Н.А. “Өлкәннәр – Сез тормыш бизәге” исемле кичә белән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшчәнлегенең яңа сезонын башлап җибәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан өлкәннәребезгә барлык изге-теләкләр җиткерелде һәм киләчәккә планнар төзелде.

Өлкәннәр көне- өлкәннәргә, әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга ихлас  ихтирамыбызны җиткерү, аларны тагын бер тапкыр олылау, хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә.  Бәйрәм программасында моңлы җырлар, чәй өстәле артында тормыштагы күңелле истәлекләр, матур шигырьләр, күңелле "Башваткыч" уены белән беррәттән, әлеге шәфкатьлелек һәм хөрмәт көненең килеп чыгышы, төрле илләрдә ничек үткәрелүе турында сөйләнде. Укучыларыбыз игътибарына якташ язучы-шагыйрьләрнең әсәрләре һәм китапханәгә яңа кайткан китаплар тәкъдим ителде. Кино елы уңаеннан авыл тарихын яктырткан «Тарих эзләре буйлап…» презентациясен өлкәннәребез зур кызыксыну белән карадылар. Бәйрәм чарасы күтәренке рухта узды.

Күпме мәгьнә табып була бу сүзләрдән, элек – электэн үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

 Бүген 1 октябрь көнне район мәдәният йортында  Өлкәннәр көненә багышланган “Күңелләр хаман яшь әле” дип исемләнгән концерт программасы булып үтте.     

 Өлкәннәребез бу җылы очрашудан күңелләре булып яхшы кәеф белән таралыштылар.

Өлкәннәр чәй табыны артында күңелле концерт карап, үзара сөйләшеп бик күңелле утырдылар. Алан җирле үзидарә башлыгы Хазиев Әхмәт Габделгазиз улы, ООО “Алан” директоры Фәсхетдинов Хәбир Нуретдин улы, ветераннар советы рәисе Фаттахов Фәсхетдин Мифтахтдин улы өлкәннәрбезне бәйрәм белән котлап үттеләр.

Бәйрәм тәмле коймак,  җиләк-җимешләр белән чәй эчүдән башланып китте. Ә инде соңыннан үзешчәннәр белән өлкәннәребезгә ял концерты оештырылды. Авылыбызның имам хатибы Нурмөхәммәт хәзрәт, өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм күчтәнәче һәркемнең күңеленә бик хуш килде һәм кунакларыбызның һәркайсы рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп таралыштылар.

1 октябрь көнне Үзәк авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды.  Бәйрәм табыны артында алар рәхәтләнеп сөйләштеләр, серләштеләр, укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз әзерләгән күчтәнәч - концерт программасы карадылар. Үзләрен ел саен  шулай зурлап кунак иткән, хөрмәтләгән мәдәният хезмәткәрләре  коллективына рәхмәт хисләрен җиткерделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International