Оста куллы хатын - кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак - түбәтәйләр, матур эскәтер - сөлгеләр, күкрәкчә - алъяпкычлар чиккәннәр. 1 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә яшь буынны хезмәт белән тәрбияләү максатыннан "Кул эшләре серләре" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде.