1 октябрь көнне без Урта Мишә авылы китапханәчесе һәм клуб мөдире “Гомер көзләрегез аяз булсын”- исеме астында өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы үткәрдек.

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бәйрәм тәмле коймак,  җиләк-җимешләр белән чәй эчүдән башланып китте. Ә инде соңыннан үзешчәннәр белән өлкәннәребезгә ял концерты оештырылды. Авылыбызның имам хатибы Нурмөхәммәт хәзрәт, өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм күчтәнәче һәркемнең күңеленә бик хуш килде һәм кунакларыбызның һәркайсы рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International